Газетага язылу

Көзге кәефсезлектән коткара торган 5 киңәш

Психолог Юлия Неверова көзге күңел төшенкелегеннән котылу өчен түбәндәге биш кагыйдәне истә тотарга куша.

Көзге кәефсезлектән коткара торган 5 киңәш
Динара Әхмәт фотосы

1. Күбрәк хәрәкәтләнегез. Һавада йөрегез, бию, йөзү белән шөгыльләнегез. Атнага ике тапкыр актив хәрәкәтләнү кәефне сизелерлек яхшырта.
2. Йокы режимын саклагыз. Хәтта ял көннәрендә дә бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта йокыдан тору зарур.
3. Ризыкны төрләндерегез. Баллы ризыкларны азрак кулланыгыз, аларның кандагы шикәрне «уйнату»ын онытмагыз.
4. Якыннарыгыз, дус-ишләрегез белән телефоннан гына түгел, очрашып аралашыгыз.
5. Социаль челтәрләрдә утыру вакытын чикләгез. Янга калган вакытны күзгә-күз очрашып аралашуларга багышлагыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре