Эчүнең тәртибе бар
Һәрбер даруны эчү кагыйдәләре бар. Мәсәлән, кемнәрдер капсулалы даруны йота алмыйм дип, аны ачып, тышчасыз эчәләр. Тик алай эшләргә ярамый, чөнки ачып эчкәндә капсулалы даруны ашказаны авырдан сеңдерәчәк. Төймә кебек даруны эчә алмаган очракта шулай ук аның сыек яки порошок хәлендәге төрләрен эчү хәерлерәк. Дару эчү графигын үзлектән үзгәртү яки берәрсен төшереп калдыру да аның дәвалау нәтиҗәсен юкка чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә антибиотик һәм гормонлы дарулар кабул иткәндә табиб билгеләгән куллану тәртибенә үзгәрешләр кертмәвең хәерле, чөнки файдасы да булмаячак, әле зыяны да тиюе бар. Антидепрессантларны һәм көзән җыерудан билгеләнгән даруларны вакытында эчәргә онытсаң, аны икенче тапкыр эчәр вакыт җиткәч кабул итәргә кирәк. Әлеге дарулар бик көчле булганлыктан, аларны кабул итү арасында билгеле бер вакыт үткән булырга тиеш. Чөнки аның дозасы артып китү аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Даруны вакытында эчәргә онытканда табибың белән киңәшләшергә мөмкинлегең булмаса, аны тиешле вакыттан соң ике сәгать эчендә эчәргә, әгәр ике сәгатьтән артыграк вакыт үткән булса, беренчесен калдырып торырга киңәш ителә.
Даруны «ач карынга эчәргә» яки «ашагач эчәргә» дигән сүзләргә дә игътибарлы булырга кирәк.
Бүләргәме, бүлмәскәме?
Күп кенә даруларның ике өлешкә бүлеп тора торган сызыгы була. Ул даруны бүлү өчен бик уңайлы, ә менә андый бүлү сызыгы булмаган дару төймәләрен нишләтергә һәм аны бүлеп эчәргә ярыймы, дигән сорау туа. Мондый сызыгы булмаган даруларда компонентлар тигез урнашмый. Аны ике өлешкә бүлгәндә дозасын дөрес чамалау кыен. Шуңа күрә даруны алганда үзеңә тиешле дозалысын алуың хәерле. Ә кайбер дарулар махсус саклагыч тышча белән капланган була. Аны бозган очракта, дару составында матдәләр канга артык тиз эләгеп, тиешенчә шифасы булмаска мөмкин.
Су белән генә ярый
Даруны нинди сыеклык белән эчсәң дә ярый, дип ялгышучылар күп. Дару бары тик су белән генә эчелергә тиеш. Аны эчкәндә стаканда кимендә 50 мл су булу зарур. Шул ук бит инде ул дип, газлы су белән дару эчәргә дә мөмкиннәр, ләкин алай ярамый, бу аның дәвалау үзлегенә тәэсир итүе бар. Чәй, каһвә, сөт һәм сок белән дару эчү дә аның үзләштерелүен начарайтырга һәм үзлеген югалтуга сәбәп булырга мөмкин. Кайбер даруларның кабында аны күпме су белән эчәргә кирәклеге күрсәтелгән була һәм моңа игътибарлы булу кирәк. Ялкынсынудан эчә торган дарулар кулланганда аның файдасы тиешенчә булсын өчен көненә кимендә 2 литр чиста су да эчәргә киңәш ителә. Ә сидек куа торган дарулар эчкәндә, киресенчә, суны азрак эчәргә кушыла.
Кайчак даруны сусыз гына кабул итүчеләр дә очрый. Әмма даруның тиешенчә файдасы тисен дисәң, аны төкерек белән генә йотып җибәрергә ярамый. Сусыз эчкән дару ашказанында озаграк тоткарлана һәм аның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Махсус дәвалау курслары алганда исерткеч эчемлекләр куллану да катгый тыела. Чөнки даруның файдасыннан зыяны күбрәк булуын көт тә тор. Исерткеч эчемлекләрне дару белән бергә кулланганда еш кына күңел болгану, баш авырту, йөрәк тибеше ешаю, кан басымы күтәрелү күзәтелә, шулай ук бавыр һәм бөерләр дә зур зыян күрергә мөмкин.
Бер-берсен «яратамы»?
Берничә даруны бергә кулланганда алар бер-берсен көчәйтергә яки киресенчә булырга мөмкин. Табиблар бер-берсен «яратмаган» даруларны бергә кулланмаска куша.
*Канны сыеклата торган даруларны аспирин белән куллану инсульт һәм эчке кан савуларга сәбәп булырга мөмкин.
*Аспиринны ялкынсынуга каршы дарулар белән бергә куллану ашказаны җәрәхәте барлыкка китерергә һәм эчәккә зыян салырга мөмкин.
*Эч китүдән куллана торган даруны составында кальций булган дару белән эчү эчне катыра.
*Дару эчкәндә активлашкан күмер яки полисорб куллану аның организмнан юып чыгарылуына сәбәп булырга мөмкин.
*Ютәлгә каршы сиропларны составлары охшаш булган ютәлгә каршы башка төр дарулар белән куллану андагы кайбер матдәләрнең артып китүе сәбәпле агулануга китерергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез