Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Мәкерле чир: инсульт турында без ниләр белеп торырга тиеш?

Әлеге авыру елдан-ел яшәрә, аннан интегүчеләрнең 30 проценты – яше әле 40 ка җитмәгән кешеләр. Бу чир Россиядә ел саен 500 меңләп кешенең тормышын боза. Аны кичерүчеләрнең нибары 8–20 проценты гына элекке халәтләренә кайта, 31 проценты калган гомерләрен һәрдаим кемнеңдер ярдәменә мохтаҗлыкта кичерә. Сүзебез – инсульт турында. Замана афәтенә әверелеп барган чир турында без ниләр белеп торырга тиеш?

Мәкерле чир: инсульт турында без ниләр белеп торырга тиеш?

Ике төрле була

Инсульт елдан-ел яшәрә, дип чаң суга табиблар. Аның ике төре була: ишемик һәм геморрагик. Геморрагик инсульт яшьләр арасында күп очрый. Һәм аның төп сәбәбе – сәламәт яшәү рәвешенә кул селтәү. Тиешенчә дөрес тукланмау, тиешле дәрәҗәдә хәрәкәтләнмәү, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, даими стресста яшәү инсульт куркынычын бермә-бер арттыра. Физик күнегүләр белән артык мавыгучылар, организмнарын ял иттермәүчеләр дә әлеге авыру корбаны булырга мөмкин. Атеросклероз авыруларыннан интегүчеләр, кандагы холестерин һәм шикәр күләме югары булганнар да инсульт куркынычы янаган төркемгә карый. Эштә көннәр буе хәрәкәтсез утыру, көн дәвамында гаджетлар белән озаклап мавыгу да инсульт куркынычын арттыра. Чөнки башның озак вакыт иелгән хәлдә йөрүе умырткаларга гына түгел, кан тамырларына да зур зыян сала. Артык авырлык, симерү дә инсультка сәбәп була ала. Инсультның нәселдән күчү очраклары да еш күзәтелә, шуңа күрә мондый очракларда яшьтән үк сәламәтлегеңә игътибарлы булу кирәк.

 

Ничек аерыла?

Ишемик инсультны күбрәк өлкәннәр кичерә. Ул бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләрдә очрый. Шуңа күрә кан басымы уйнаган кешеләргә аны даими үлчәп, табиб кушкан даруларны эчеп торырга киңәш ителә. Кан басымы күрсәткече 200 дән артып киткәндә дә үзен яхшы хис итеп, даруларын эчәргә онытучылар очрарга мөмкин. Мондый вакытта баш авыртмаса да, югары басымга кан тамырлары түзмәскә мөмкин.

Геморрагик инсульт исә, киресенчә, көндез актив рәвештә ниндидер эш башкарганда тотып ала. Шуңа күрә ул күбрәк яшьләрне «ярата». Геморрагик инсульт баш миендә аневризма булганда, ягъни кан тамыры катламланып, кан йөреше бозылу сәбәпле килеп чыга.

 

Ничек танырга һәм ярдәм күрсәтергә?

Кешенең ишемик инсульт кичерүен һәркем сизә ала. Елмайганда, авыруның авызы бер якка чалышая. Сөйләгән сүзләре аңлашылмый. Кулларын алга сузарга кушкач, ул аларның икесен дә күтәрә алмый, берсе төшеп китә. Геморрагик инсульттан авыру бөтенләй урын өстенә егыла, хәрәкәтләнә алмый.

Инсульт билгеләре күзәтелгәндә, табиб килеп җиткәнче, башын бераз күтәртеп, авыруны урынга яткырырга, башын янга таба борырга кирәк. Чөнки ул коскан очракта тончыгырга мөмкин. Шуннан соң кан басымын үлчәргә киңәш ителә. Үз белдегең белән массаж ясау, дарулар эчертү тыела.

 

Булмасын, дисәң...

Авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калу өчен башкарылган гамәлләр күпкә җиңелрәк. Иң беренче чиратта дөрес тукланырга кирәк. Көненә өч тапкыр бер үк вакытта дөрес туклану бик мөһим. Ач карынга каядыр бару, теләсә нәрсә белән тамак ялгап кую да организмга зур зыян сала. Баллы ризыкка кул үрелгәндә дә, башта тамак туклыгы турында кайгырту мөһим. Татлы ризыклар сирәк һәм тукланганнан соң ашалса, күпкә яхшырак. Иртән торгач, гап-гади физик күнегүләр ясап кую да инсультны булдырмаска ярдәм итә. Көн дәвамында чиста су эчү, яшел чәйгә өстенлек бүрү, составында омега-3 күп булган ризыклар куллану, авыру билгеләре булмаганда да елга бер табибка күренү гомерне дә озайта, мәкерле авырудан профилактика да булып тора.

 

Ризыгың зыян итмәсен

Дөрес туклану да инсультны кисәтүнең бер юлы булып тора.

– Майлы ризыкларны чама белән куллану зарур, ризыкта трансмайлар, пальма мае булмаска тиеш.

– Чипсы, кириешка, коры-сары турында оныту хәерле.

– Шикәрне чама белеп куллану мөһим. Артык авырлык, диабетка китергән шикәр инсульт куркынычын арттыра.

– Көн дәвамында ярты килограмм чамасы яшелчә, авокадо, чикләвек ашау, зәйтүн маен куллану файдага булыр.

– Каһвә ярату геморрагик инсульт куркынычын арттыра. Шуңа күрә яшел чәй яки һиндыба (цикорий) эчү яхшырак булыр.

– Атнасына 2–3 тапкыр диңгез балыгы ашау организмны омега-3 кә баетып, инсульт куркынычын киметә.

– Кибеттә сатылган камыр ризыклары, тәм-томнарда пальма мае кулланыла. Шуңа күрә камыр ризыкларын үзең пешерү яхшырак.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре