Газетага язылу

Шаулый, тик диңгез түгел: колактагы шау җитди чир билгесе булырга мөмкин

Аны кичермәгән кеше сирәк, чөнки Җир йөзендә һәр өч кешенең берсе аннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре, аның җитди чир башлангычы булуын әйтеп, чаң суга. Сүзебез – колак шаулау турында. Аннан котылып һәм булдырмый калып буламы?

Шаулый, тик диңгез түгел: колактагы шау җитди чир билгесе булырга мөмкин
Фото: ясалма фәһем

Чукраклыкка китерә

Колак шаулаган вакытта гүләгән, чыелдаган, сызгырган, су агышын, йөрәк тибешен, диңгез шавын хәтерләткән авазлар килергә мөмкин. Аннан котылу өчен аның нилектән килеп чыкканын ачыклау кирәк. Эшне колак шаулауга китергән чирне дәвалаудан башлыйлар.

Әгәр шаулау умыртка баганасының муен өлешендәге проблемалар аркасында килеп чыккан икән, физик күнегүләр, массаж, бассейнда йөзү файдага булыр.

Колакчыннар ярдәмендә көчле музыка тыңлаучылар да колак шаулаудан интегә. Бу чукраклану куркынычын да арттыра. Колак эченә кертеп куела торган кечкенә колакчыннар башка киелә торган зурына караганда күпкә куркынычрак санала.

Эчке колак күзәнәкләре, ишетү нервы үлү дә чукраклыкка китерергә мөмкин. Моңа кан әйләнеше бозылу, атмосфера басымы кисәк үзгәрү аркасында алынган җәрәхәтләр, йогышлы авырулар да сәбәп булып тора. Әгәр кеше нәрсә әйтүеңне кат-кат сорап, каты кычкырып сөйләшә башлый икән, димәк, саңгыраулану билгеләре күзәтелә дигән сүз.

Кайчан шаулый?

Кан басымы югары булганда. Бу хәтта гадәти хәл сыман. Мондый вакытта шулай ук баш сулкылдап авыртырга, күз аллары караңгыланырга да мөмкин.

Баш миендә яисә ишетү органнарында шешләр булса. Колак шаулау өстенә күңел болганырга, төрле тавышлар ишетелергә, хәрәкәт вакытында тигезлек югалырга, күз күрүе начарланырга да мөмкин.

Азканлылыктан. Тимер җитешмәү аркасында колак шауларга мөмкин. Мондый вакытта кеше тиз арый, тирли, йөзе агарынып китә, һава җитмәүдән, күз аллары караңгыланудан интегә.

Колак юлы томаланганда. Ягъни колакка су кергәндә, яки колак сагызы җыелганда да шаулау күзәтелә. Гадәттә колакны чистарткач, шаулау бетә.

Эчке колакта тайпылышлар булганда. Мәсәлән, колак ялкынсынганда яки эчке колакка сөяк үскәндә, колакларда куыклар шартлаган, шыгырдаган тавышлар ишетелергә мөмкин.

Нишләргә?

Беренче эш итеп, кан басымын үлчәргә киңәш ителә.

Тавышлы урында булганда тынычрак урынга барырга.

Сулыш күнегүләре ясарга. Тирән итеп сулыш алып, аны акрын гына чыгару да колак шаулаганда бераз ярдәм итәргә мөмкин.

Колакны мамыклы таякчыклар һәм башка әйберләр белән чистартырга яки «ачарга» тырышмагыз.

Табиб кушуыннан башка дару салмаска һәм җылытмаска киңәш ителә.

Колак – бик нәзберек әгъза, шуңа күрә шаулау барлыкка килсә, һич кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре