Газетага язылу

Ачы дәва

Авырулар сезоны башланганда баланнан да яхшы дару юк! Чөнки ул С витамины күләме буенча хәтта цитруслыларны да уздырып җибәрә. Ул шулай ук каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний, тимер кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майларына да бай.

Ачы дәва
Фото: ясалма фәһем

*Ангина белән авырганда, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми азаплаганда балан чәенең шифасы тими калмас.

*Балан чәе кан басымы югары булганда баш авыртуны баса, кан басымын төшерә.

*Ашказаны җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнчегәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә дә файдасы зур.

*Ис тигәндә дә балан ярдәм итә: аны чәйнәү яки колакларга берәр балан җимеше кую хәлне җиңеләйтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре