Кичә тавыш бирүчеләр арасында уздырылган фотобәйгедә беренче машинаны уйнаттылар. Sollers ST8 автомобилен Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова отты. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында ул журналистларга хис-кичерешләре турында сөйләде.
Билгеле булганча, тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе уза. Анда катнашучылар арасында 33 смартфон һәм 3 автомобиль уйнаталар. 18 сентябрьдә 11 телефон һәм 1 автомобиль ияләре билгеле булды инде. Sollers ST8 автомобиле оту бәхетенә Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова ия булды. Сайлауга алар ире һәм ике кызлары белән бергәләп барган.
– Фотоны урнаштырганда, бәйгедә җиңәргә өметләнгән идем. Ләкин мондый зур бүләк турында уйлап та карамадым, – ди Гөлфия ханым. – Гомумән, бу гаиләбезнең беренче шундый зур бүләге. Ә бит кичә, хоккейда беренче период тәмамлангач, башка каналга күчереп тормакчы идем (җиңүчене «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалыннан туры эфир аша игълан иттеләр – Авт.) Ирем генә, тукта, карыйк әле, хәзер безнең фото чыгачак, диде. Ышанмадым, билгеле. Әле фотобызны күргәч тә ышанмый тордым.
Абдулловлар гаиләсе ике кыз үстерә. Кечкенәләренә – 1,9 яшь, олы кызларына – 8 яшь.
– Гаражыбыз бар, ләкин бу машина анда сыймас инде, бигрәк зур бит, – дип елмая Гөлфия ханым. – Ләкин без җаен табарбыз. Шундый сөенче бит!
Фотобәйгедә катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «ТатарстанАлга» һәм «Бөтенгаиләбеләнсайлауларга» хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез