18 сентябрьдә Татарстанда беренче курс студентлары көне уңаеннан «Яшьләр вакыты» республика фестивале узды. Ул беренче тапкыр үткәрелә.
«Яшьләр вакыты» фестивале барлыгы 40 меңгә якын студентны берләштерде. Башкалада чара «Казан» гаилә үзәге янында оештырылды. Фестивальдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, студент еллары - һәркемнең тормышында якты эз калдыра торган чор.
«Бүген күпләрегез тәүге мәртәбә сайлауда катнашты. Сез безнең зур илебезнең, республикабызның һәм үзегезнең киләчәгегез өчен тавыш бирдегез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов студентларга.
Азат Кадыйров әйтүенчә, беренче курс студентлары көнен үткәрү идеясен «Студентлар лигасы» яшьләре тәкъдим иткән. «Минем уйлавымча, чара бик эчтәлекле, кызыклы килеп чыкты. Яшьләр концерт программасы тыңлап кына калмады, иң мөһиме – алар үзләренең шәхси үсеше өчен нинди мөмкинлекләр барын күрде. Иҗат, спорт, фән, карьера булдыру өчен нинди программалар булуын белделәр. Беренче курс студентлары өчен бу – файдалы мәгълүмати мәйданчык. Безнең максатыбыз да яшьләргә объектив, ачык мәгълүмат бирү», – диде министр.
Азат Кадыйров сүзләренә караганда, беренче курс студентлары бәйрәменең сайлау көнендә үткәрелүе очраклы туры килгән. Ул яшьләргә сайлауда үз тавышларын биргән өчен рәхмәт әйтте, моны җаваплы адым дип атады. «Киләчәк – балалар һәм яшьләр кулында», – диде ул.
Казанда яшьләр өчен берничә тематик мәйданчык булдырылган иде. Мәсәлән, «Сәламәтлегеңне кайгыртып яшә» зонасында психологик тренингта, беренче ярдәм күрсәтү буенча остаханәдә катнашырга мөмкин. Уку-укыту һәм карьера мәйданчыгында «Кадрлар резервы», «Ел студенты» кебек яшьләр өчен файдалы проектлар тәкъдим ителде. «Казан яшьләре» дип аталган мәйданчыкта исә брендлы автобуста интерактив мобиль мәйданчык эшләде. «Идел» журналы танышулар мәйданы булдырган иде. «Үз мөмкинлекләреңне үстер» зонасында яшьләр машина, мотоцикл, питбайкларда йөрде. Янәшәдә генә үзеңне бокста сынап карарга мөмкин иде.
Шулай ук иң тәмле һәм кеше күп җыелган гастрономик зона да эшләде. Биредә татар, рус, чуаш халыклары ризыкларын татып карарга була иде. Әлбәттә, яшьләр яраткан каһвә, хот-дог, туңдырма, баллы мамык, кайнар кукуруз, попкорн да сатылды.
«Татарстан җитәкчелеге, Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә бүген әлеге фестиваль беренче тапкыр үткәрелә. Студентлар инициативалары гел хуплана, тормышка ашырыла. Безнең өчен мондый чаралар булу бик мөһим. Бердәмлектә көч: бирегә күп кенә иҗтимагый яшьләр оешмалары җыелды. Катнашучылар уку-укыту программалары, эшмәкәрлек, хезмәт отрядлары һ.б. белән танышты», – диде Татарстанның «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.
«Яшьләр вакыты» фестивале кысасында зур сәхнәдә концерт программасы гөрләде. Анда яшь артистлар һәм студентлар коллективлары белән беррәттән DJ Сөләйман, АлияНур, «Holy Gun Band», Илгиз Шәйхразиев, Марат Яруллин һәм төп кунак - The Hatters төркеме чыгыш ясады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез