Әлеге бүләк уйнатуда 18-20 сентябрьдә Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш биргән һәркем катнаша ала.
Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «#ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез