Газетага язылу

Чат саен чат: «ВТ» журналисты әти-әниләрнең хәлен белешеп, мәктәп чатларын барлады

Яңа уку елы башлануга, мәктәп чатлары да җанланды. Оештыру эшләре, түләүләр, хәтта дәресләр дә шунда хәл ителә. Укытучы эшен җиңеләйтәме, әллә катлауландыра гынамы алар – анысын сыйныф җитәкчеләре үзләре генә беләдер.

Чат саен чат: «ВТ» журналисты әти-әниләрнең хәлен белешеп, мәктәп чатларын барлады
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Әмма бу төркемнәр мәктәп тормышының аерылгысыз бер өлеше инде хәзер, җавап бирергә генә өлгер. Мөгаллимнәрне ялыктырмас өчен яңа тәкъдим дә яңгырый башлады: оештыру эшләренә кагылышлы кайбер җавапларны чат-ботларга йөкләргәдер бәлки? Әти-әниләрнең хәлен белешеп, без дә шул чатларга сугылыйк әле.

Ява мең сорау...

Ерактан эзләмәдек, башта хезмәттәшләребезнең хәлләрен белештек. Аларның балалары укыган мәктәпләрдә әти-әниләр төркемнәрендә нәрсә турында гәпләшәләр икән?

– Кызык өчен өч балам да мәктәптә укыганда чатларны санаган идем. Өчесендә дә укытучы белән һәм укытучысыз төркемнәр бар. Өстәвенә улымның сыйныфында малайларның әти-әниләре өчен аерым төркем дә ачтылар. Аңа ике төрле олимпиадага әзерлек төркемнәрен кушып куясы. Олы кызыбызда чыгарылыш төркеме дә бар иде, оештыру мәсьәләләре шунда хәл ителде. Кече кызыбыз сыйныфында «продленка»га калучы балалар өчен дә бер чат булдырдылар, – ди Алсу Шакирова. – Иртән күзне ачканчы мәктәп төркеменә әллә ничә хәбәр килеп төшә. Кемдер авырый, кемнеңдер кроссовкасы югалган, кемдер дәрескә соңга кала. Боларын әйләндереп кенә узсаң да, мизгелендә хәл итәсе сораулар да бар бит. Театрга билетка акча күчерәсе, яңа документ тутырып җибәрәсе... Вакытында эшләмәсәң, онытылып кала. Менә мәктәптә генә 11 төркем җыелды. Дәрестән соңгы түгәрәкләр төркемен дә кушсаң, алары тагын унау әле. Боларга җавап биреп утырырга, яңалыклардан читтә калмас өчен аерым бер менеджер кирәк, дип көләм кайчак.

Зөһрә Садыйкованың улы Рамазан быел 9 нчы сыйныфта укый. Чатларда сүзнең чыгарылыш кичәләренә әзерлек турында да барганын чамалагансыздыр инде. Замана әти-әниләре хәзер моны көздән үк кайгырта башлый. Сузып йөрсәң, вакыты җитүгә бәяләр кесәгә бермә-бер сугачак.

– Бер әни 6 мең сумга фотоальбом ясатырга тәкъдим итте. 12 генә түгел, 60 битлек булсын, ди. Фотолар санына карап, бәясе дә арта. Берничә әти-әни  каршы чыкты. Алга таба чыгымнар тагын да күбрәк булачак бит. Акчаны уңга-сулга таратып булмый. Залны да бизисе, укытучыларга бүләген дә аласы бар. Берәүләрнең йорт арендалыйсы, икенчеләрнең ресторанга барасы килә. Сүз куерган саен нәфес тә арта. Кыйммәтле залларны карыйлар, тамада белән шоу ясамакчылар. Алып баручыга гына 60 мең сум түләргә туры киләчәк. Үзара бәхәсләр дә чыкмый калмый. Мин дә акча исраф итүгә риза түгел. Матур, тыйнак урында ял итү дә җитә. Иң мөһиме – балалар күңелендә якты истәлек булып калсын. Бәйрәмгә барырга теләмәүче укучылар да бар. Бездә иң төп тема шул, башкасына күчмәдек әле, – ди хезмәттәшем.

Сүз арты – сүз, шулай итеп бәхәскә кереп китү дә озак түгел. Әнә Яшел Үзән шәһәренең бер мәктәбендә әти-әниләр чатында мәктәп киеменә кагылышлы шактый гына сүз куерган. Әле кайберләре һаман да тынычлана алмый икән.

– Беренче тапкыр бердәм форма керттеләр. Аны безнең мәктәп өчен махсус тектерделәр һәм бер кибеттән генә барып аласы иде. 4 нче сыйныфта укучы кызыма 4 мең сумлык сарафан, улыма 3 мең сумнан артык бәягә жилет карадык. Шакмаклы озын жилет киеп йөрмим, дип, улым кырт кисте дә, алмадык, – ди Ләйсән Рамазанова. – Фикерләр икегә бүленде: өч баласына форма алучылар да, бер баласына алмаучылар да бар. Шулай итеп, мәктәп икегә бүленде. Мәҗбүр итә дә алмыйлар, сыйныф төркемнәрендә ризасызлык белдерү дә тынмый. Форма кертү буенча алдан ук әти-әниләр белән киңәшләшергә кирәк булгандыр. Һәр гаиләнең дә кыйммәтле форма алырга мөмкинлеге юк.

Кирәге дә юк

Кирәкме соң ул төркемнәр? Берәүләр сыйныф тормышыннан төшеп калырга курыкса, икенчеләр бөтенләй дә аны кирәксенми. Питрәч районының Көек бистәсендә яшәүче блогер Люция Алиева мәктәп чатларында язышудан ике ел элек туктаган.

– Өч баланыкын да карап бетерү мөмкин түгел. Арыдым да, кул селтәп, барлык төркемнәрдән чыгып киттем.  Җыен тузга язмаган нәрсәне язалар, көне-төне  укып бару вакытны һәм энергияне ала. Ә минем аннан да мөһимрәк эшләрем бар. Әти-әниләрнең бер-берсе белән бәхәсләшеп утыруы кызык түгел. Хәзер театрга барганда яки автобус ялларга акча кирәк булганда гына үземә шәхсән язалар. Рәхәт, чатта су буе язмаларны укып утырасы юк, – ди Люция Алиева. – Безне чатларсыз гына үстерделәр әле. Балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнергә тиеш. Бу – аларның мәктәбе һәм аларның җаваплылыгы. Минекеләр үзләре иртүк торып мәктәпкә җыеналар. 1 нче  сыйныфтагысына гына ярдәм итәм кайчак. Чатлардан башка да яшәп була.

Арча районында яшәүче ике бала әтисе Алмаз Ганиев та – чатлардан читтә калучы бәхетле әти.

– Хатын мине мәктәп чатына кертми. Ачуым чыкса, турысын әйтә торган гадәтем бар. Шуңа күрә анда булмавым хәерлерәк. Чатлардагы хәлләрне сөйләп торгалый үзе. Бигрәк тә акча мәсьәләсенә кагылса... Әле менә технология дәресендә нидер тегәр өчен 4 мең сум кирәк, дип язганнар. Балаң  өчен акча кызганмыйсың инде. Тиздән Укытучылар көне җитә, бүләк сайлый башларлар, – ди ике бала атасы.

Аллы-гөлле чәч белән киләсе түгел!

 Ләйлә Сабаева – Зәй районының Сәвәләй авылында яшәүче өч бала әнисе.  Дүрт төркем хәбәрләренә күз-колак булып торасы аңа.

– Улыбыз 5 нче сыйныфка, яңа укытучыга күчте. Эш дәфтәрләре, тарих, географиядән карталар ала башладык. Әмма бездә кыйммәтле әйберләр, тәрәзә пәрдәләре, принтерлар сорап аптыратмыйлар. 8 нче сыйныфта укучы баламның укытучысы ОГЭга әзерләнә башларга куша, 11 нче сыйныфтагысының БДИ тапшырасы бар. Балалар зур булгач, өйрәтеп торасы юк, чатта язышулар да кимеде. Мәктәпнең дә аерым чаты бар әле. Анда директор мәктәп формасына, укучыларга кагылышлы таләпләрне язды: чәчләрне аллы-гөлле төсләргә буямаска, тузгытып йөртмәскә, җыелышлар темасы, алда көтелгән бәйрәмнәр турында да, дәрестә телефоннар кулланырга ярамавын да искә төшерделәр.

Укытучыны алыштыра алмый

Диләрә Сәгъдәтшина Лаеш районының Олы Кабан мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Әти-әниләр үзара очына чыга алмаган сорауларга җавап бирү, балаларны канатландыру, күңелле мәктәп елларын вак-төяк борчулар белән катлауландырмау, дустанә мөнәсәбәт булдыру –  аның өстендә.

– Миндә ике авылдан килеп 28 бала укый.  Әлегә төп тема – баланың мәктәп автобусына утыру-утырмавы. 1 нче сыйныфларга оешып бетү өчен вакыт күбрәк кирәк. Кайвакыт әти-әниләрне дә тәрбияләргә туры килә – төн дип тә тормыйлар, шалтырата кайберәүләр, – ди укытучы. – Авыл җирендә төркемнәрдә әллә ни еш язышып утырмыйсың, әти-әниләр мәктәпкә килеп  тә, кибеттә очрашканда да сорауларын биргәли. Әле менә укытучының эшен киметү өчен чат-ботлар булдырырга кирәк, дигән тәкъдимне ишеттем. Ул инде дәресләр расписаниесен, сәяхәтләр, чаралар, имтиханнарга бәйле яңалыкларны җиткереп торачак, диләр. Әмма мондый ботлар укытучыны алыштыра алмый. Һәр баланың үз холкы бит, бөтен кешегә дә бер генә төрле җавап биреп булмый.

Оганна АКОПЯН, Казанның 171 нче мәктәбе психологы:

Телефоннардагы чатлардан төрле СМС явып кына тора. Аптырагач, кайчак тавышын да кысып куябыз. Тик менә әти-әниләр төркемнәрендә алай эшләп булмый, мәктәп яңалыкларыннан хәбәрдар булырга кирәк. Мондый очракта нишләп була?

* Әти-әниләр чаты күп очракта «коткару хезмәте»нә әйләнә: бер-бер артлы өй эшләрен сорыйлар, расписание төгәллиләр, спорт киемнәрен онытмагыз, дип кисәтәләр. Балагызны мөстәкыйльлеккә өйрәтегез. Әгәр сез  җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз икән, балагыз моңа беркайчан да өйрәнмәячәк. Өй эшләрен үзе эшләсен, портфелен дә үзе тутырсын, расписаниесен дә үзе белсен. Нәрсәнедер оныткан икән, бу – сезнең фаҗига түгел, аның тәҗрибәсе. Башта авыр булса да, тора-бара өйрәнер. Сез дә мәктәп белән бала арасында «диспетчер» булудан туктарсыз, борчуыгыз да кимер.

*Кыска һәм эш буенча гына языгыз. Озын җаваплар, фикерләр, аудиохәбәрләр кешене туйдыра.

* Вәсвәсәгә бирелмәгез. Чатта бәхәсләшә башлыйлар икән, туктап торыгыз. Беренче эмоцияләр гауганы күпертәчәк кенә. Җавап бирер алдыннан «Мин хәзер нәрсәне дә булса үзгәртә аламмы?» дип, үзегезгә сорау бирегез. Юк икән, телефоныгызны читкә куеп торыгыз. Кайчак дәшми калуың да хәерлерәк. Башка балаларны тәрбияләү турында сүз чыкканда, бәхәскә кермәгез. Үзегезнекенә кагылышлы сорауларга гына җавап бирегез.

*  Әгәр чатларыгыз күп икән, өскә иң кирәклесен генә беркетегез. Бу мөһим әйберләрне беренче чиратта карау өчен кирәк.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре