Газетага язылу

Татарстанда яшь пар гаилә тормышын сайлауда тавыш бирүдән башлаган

Илгизә һәм Марат Гафиятовлар гаилә тормышын сайлауда тавыш бирүдән башлаганнар.

Татарстанда яшь пар гаилә тормышын сайлауда тавыш бирүдән башлаган
Фото: социаль челтәрдән

Никахны теркәү көнендә яшь пар әти-әниләре белән Түбән Камадагы сайлау участогына килгәннәр.

Бәйрәм көне маршрутына тавыш бирүне кияү белән кәләш алдан ук өстәргә карар кылган. Түбән Кама ГХАТ бүлеге вәкилләре аларның карарын хуплаганнар һәм яшь парларга шәһәр администрациясе исеменнән бүләк тә әзерләгәннәр.

Бүген Түбән Камада барлыгы 16 пар никахларын теркәгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре