Бу хакта «Интертат» сайты хәбәр итә.
«Мин бәләкәйдән авылда әби-бабай белән сайлауга бара идем. Ул үзенә күрә бер бәйрәм шикелле иде. Мин инде сайлауда тавыш бирүне һәр гражданга кирәкле эш дип саныйм. Без инде үз бурычыбызны үтәдек. Аллаһка шөкер. Сайлау матур бәйрәм кебек күз алдына килә. Бердәмлек рухы сизелә. Бигрәк тә хәзерге заманда социаль челтәрләрдә бер-берсенә пычрак атып, ямьсез сүзләр сөйләгәндә, бердәмлек булырга тиеш дип саныйм. Без инде бик теләп, бик рәхәтләнеп сайлауга килдек», – дигән Гөлназ Асаева «Интертат» хәбәрчесенә.
Бүген Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез