Газетага язылу

Сайлауга барган яшь гаилә махсус бүләккә ия булган

Бүген сайлауда тавыш биргән Дәүләтовлар гаиләсенә дә бәхет елмайган. Яшь гаилә башлыгы «Иң тату гаилә» номинациясендә бүләк откан.

Сайлауга барган яшь гаилә махсус бүләккә ия булган
Фото: социаль челтәрдән

Раил Дәүләтов сайлау көнендә уздырылган фотобәйгенең махсус бүләгенә – Samsung планшетына ия булган.

Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе уза. Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота ала. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «#ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре