Газетага язылу

Сайлауда тавыш биреп, бүгенге соңгы айфонны отучы билгеле булды

Бүген сайлауда тавыш бирүчеләр арасында соңгы айфонга Константин Пономарев ия булды.

Сайлауда тавыш биреп, бүгенге соңгы айфонны отучы билгеле булды
Фото: социаль челтәрдән

Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесендә теләгән һәркем катнаша ала. Анда катнашучылар смартфон, автомобильләр һәм махсус бүләкләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «#ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.

Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре