Газетага язылу

Уку кайгысы түгел: республикада балаларны җәберләүгә каршы ничек көрәшергә җыеналар?

Килешергә, килештерергә өйрәтәчәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәктәп, көллиятләрдә балаларны кыерсыту очракларына каршы тору чаралар планын имзалады. Әлеге боерык 2026–2030 елларны күздә тота.

Уку кайгысы түгел: республикада балаларны җәберләүгә каршы ничек көрәшергә җыеналар?

Балаларга ярдәм итү өчен белгечләр, түгәрәкләр санын арттырырга, интернетта күзәтү эше алып барырга җыеналар. Төрле министрлыклар белән бергәләп бердәм стандартлар да эшләмәкчеләр. Бәгырьне төзәтеп булырмы?

Ун баланың берсе кичергән

Бердәм стандартларны эшләүдә ун ведомство катнашачак. Алар арасында Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр министрлыклары һәм Прокуратура да бар. Биш ел эчендә балалар, әти-әниләр һәм педагоглар өчен кимендә 350 мең профилактик чара үткәрү планлаштырыла.

Документтагы мәгълүматларга караганда, һәр унынчы укучы даими рәвештә яшьтәшләреннән золым күрә, диелә. Россиядә 14–24 яшькә кадәрге яшьләрнең 30 проценты кайчан да булса моны үз башыннан кичергән. Соңгы елда 11–12 яшьлек балаларның 28 проценты кимсетүләргә юлыккан. Документта әйтелгәнчә, 2030 елга медиатив тәҗрибә (килештерү программалары, очрашулар уздыру) куллана торган мәктәпләр, социаль учреждениеләр 15 тән 35 процентка кадәр үсәргә тиеш. Шулай ук белгечләргә социаль челтәрләрдә җәберләү очракларын ачыклау да йөкләнә. Балаларны түгәрәкләргә йөртү күрсәткечен 80 проценттан 84 кә арттырмакчылар.

Җәберләү – балалар шаяруы гына түгел, ә җитди хокук бозу. Ул балага авыр психологик зыян китерергә мөмкин. Бу даими агрессия, андый вакытта көчләр тигез булмый, корбан үзен мөстәкыйль яклый алмый. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Резеда Вахитова әнә шулай ди.

– Проблеманы игътибарсыз калдырырга ярамый. Вакытында хәл итәргә кирәк. Иң куркынычы – бу проблема яшүсмерләр арасында суицид куркынычын арттыра, – ди ул. – Баланың үзен начар хис итүе, йомыклыгы, кәефе үзгәрүе сагайтырга тиеш. Андый очракта мәктәп җитәкчелегенең әңгәмәләр үткәрүе кирәк. Гадәттә андый хәлләрне шушы этапта ук чишеп була. Әгәр берни дә үзгәрмәсә, хокук бозу билгеләре күренсә, эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итегез. Законда буллинг дигән төшенчә юк. Әмма бу гамәлләр Җинаять кодексының һәм Административ хокук бозулар турындагы Кодексның кайбер маддәләренә туры килә.

Резеда Вахитова әйтүенчә, полиция мәктәпләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр һәм психологлар белән бергәләп эшли. Максат – җәберләүләрне туктату гына түгел, мохитне дә үзгәртү. Профилактика да мөһим. ПДН белгечләре хокук бозулар һәм цифрлы иминлек турында әңгәмәләр үткәрә. Шик туган очракта инспекторлар белән киңәшләшергә мөмкин.

Нишләп баламнан көләләр?

Казанда яшәүче Альбина Шакирҗанованың улын сыйныфташлары җәберли торган булган.

– Балам урынында гына тик утыра алмый иде. Боргалана-сыргалана торган гадәте бар. Башлангыч сыйныфта яшьтәшләре белән уртак тел таба алмады. Үчекләүчеләр, кул күтәрүчеләр дә булды. Эшләр хәтта ПДНга кадәр барып җитте. Баламның да гаебе булгандыр. Аны якламыйм. Әмма күңелдә тынычлык булмаганда укуда гамь булмый. Шуннан соң мәктәпне үзгәртергә туры килде, – ди ул.

Әлки районының Ташбилге авылында яшәүче Алсу Ситдыйкова – тугыз бала әнисе. Аның фикеренчә, вакытында чара күреп өлгерергә кирәк.

– Берсендә улым мәктәпкә киткән җирдән кире борылып кайтты. Барасым килми, ди. Кәефе юк икәнен күреп торам. Үзеннән зуррак малай суккан булган икән. Кәттәрәк буласы килгән, күрәсең. Шуннан соң бу хәлне ачыкларга мәктәпкә киттем. «Ни өчен минем баламнан көләләр?» – дип сорадым директордан. Әйдәгез, бергәләп, ачыклыйбыз, дидем. Теге малай гаебен таныды. Башка алай эшләмим, дип сүз бирде. Гафу үтенергә куштым. Менә шулай араларын җайладым. Игътибар итмәсәң, ул бит тора-бара зурга китәргә мөмкин, – ди Алсу.

Йомшаклык бәласе

Рәдис Якупов – вузны тәмамлап, биш ел инде шәһәр мәктәпләренең берсендә балаларга химия фәнен өйрәтә.

– Балаларга эләгешеп китәргә бер сүз җитә. Кайчак шуклыкның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Андый хәлне сизүгә, дәрестән тыш чаралар үткәрергә кирәк. Бу инде күбрәк сыйныф җитәкчеләренә кагыла. Замана баласы андый дорфалыкны укытучыга сиздерү ягында түгел. Югары сыйныфта үзләре хәл итәргә тырыша. Әти-әниләргә, ул яки кызыгызга игътибар итегез әле, дип әйткәләгән бар, – ди Рәдис Якупов.

Замана баласына нәрсә җитми соң? Укытучы монысына да җавап бирергә тырышты.

– Хәзерге әти-әниләр бик йомшак. Шушы көчсезлек балаларга да күчә. Алар сүз күтәрә алмый. Эш кушсаң, бик авырдан гына башкара. «Авыр заман – көчле, ә җиңел заман көчсез кешеләрне тудыра» дигән әйтем бар. Мин 2000 нче еллар баласы. Ул вакытта хәзерге кебек байлык юк иде. Телефон юк, әти-әни, дуслар белән дә аралашырга вакыт күп булды. Бүген бөтен аралашу шул телефонга кайтып кала. Бала үз проблемаларын хәл итә белми. Тормышка өйрәнмәгән дигән сүз бу. Бар сәбәбен шуннан күрәм, – ди Рәдис Якупов.

Күрмәмешкә салышма!

Казандагы 149 нчы лицейның директор урынбасары Айгөл Әбдриева, андый күңелсез очракларны әти-әни, бала, психолог белән бергә хәл итеп була, ди.

– Баланы укытучыга ышанырга өйрәтергә кирәк. Үзләрен җәберләгәнне алар безгә әйтергә тиеш. Укытучыга да, бу минем сыйныф түгел, дип битараф калырга ярамый. Дәрестә балалар арасындагы мөнәсәбәт яхшы күренә. Вакытында күреп, әти-әнисен чакыртырга кирәк. Алардан башка булмый. Мәктәпләрдә психолог штатлары артты, тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр дә бар. Алар дәресләргә кереп утырырга, тәнәфесләрдә дә балаларның бер-берсенә мөнәсәбәтен күзәтергә тиеш. Җәберләнгән бала ашханәгә кергәч тә күренә, – ди Айгөл Әбдриева. – Кыерсыту очраклары һәрвакыт булды. Укучы үзен дәрестә начар тота, кемнедер кыерсыта, укытучыны тыңламый башлый икән, әти-әнисен чакыртабыз. Баксаң, проблема гаиләдә икән бит. Йә әтисе өйдән чыгып китәргә, йә әти-әнисе аерылышырга җыена, йә арага әби-бабайлар кысыла. Җәберләүче бала өендәгесен күреп, башкаларны кыерсыта башлый. Әти-әнинең күбесе эштә, ә балага игътибар кирәк. Кыйммәтле әйбер алып бирәләр дә шуның белән эш бетә. Ә бала аралашу көтә. Мәгариф системасының эшләнеп бетмәгән ягы да бар: соңгы вакытта без лидерлар әзерлибез, көчсез балалар белән дә эшләргә кирәк.

Фикер

Тимур Сөләйманов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе:

– Иң мөһиме – балаларга шундый хәлләргә юлыкканда чыгу юлын өйрәтү. Үзләре генә хәл итәм дип уйламасыннар. Балада бөтен дөнья аңа каршы дигән фикер тумасын. Кыерсыту очракларын курыкмыйча әйтергә кирәк. Авыр хәлдән дөрес итеп чыгу өчен, укытучы да бу турыда белергә тиеш. Көчле педагог андый нәрсәне алдан күрә. Авыр вазгыять килеп чыкса, психологка мөрәҗәгать итә ала. Аның өчен махсус үзәкләр эшли. Һәр баланың гаиләсендә төрле мохит. Әти-әни моны күрмәскә мөмкин. Ләкин бала ярдәм итәрдәй кешеләр барлыгына ышанырга тиеш. Ышаныч булмагач, ул авыр хәлләрдән ничек чыгасын белми. Ул хәтта фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин. Һәр бала үсмер чакта үзен күрсәтергә тели. Бу – табигый нәрсә. Әмма аның чамасы булырга тиеш. Кемдер җырлап, биеп, яхшы укып күрсәтә. Көндәшлек дигән нәрсә дә була. Ә кемнекедер килеп чыкмый. Андыйлар начар юлдан китәргә мөмкин. Дөрес кыйммәтләр, киңәшләр бирүче кеше булганда, җәберләү очраклары булмый. Балаларның буш вакытлары да калмасын. 

Алексей Зиновьев, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеге комиссиясе рәисе урынбасары, «Белем» җәмгыяте җитәкчесе:  

– Татарстан балаларны җәберләүгә каршы көрәш планын раслап, моңа кадәр сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар белән башкара торган эшне җайга сала. Документның алгоритмы билгеләнгән. Әлеге эшкә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре дә кушыла. Бу – мәгариф оешмаларында яңа һәм кызыклы вазыйфа. Мәктәптә тәрбия эшен көчәйтергә булыша. Әлеге планның нәтиҗә бирәчәгенә шигем юк.

Психолог киңәше

Гөлнара Ибраһимова, башкаладагы 183 нче гимназия психологы:

– Башлангыч сыйныфтагы мохит укытучыга бәйле. Балага мөгаллим нинди мөгамәләдә булса, сыйныфташлары да аңа шулай карый. Шулай ук зирәклек җитмәгән педагоглар да бар. Кайбер укытучы әти-әнисе белән уртак таба алмый да балага бәйләнә башлый. Шуңа күрә кече сыйныфларда ук бик игътибарлы булырга кирәк. Укытучының җаваплылыгы зур. Әмма аларны да аңлап була: атнага 51 дәрес укытып, андый хәлләрне күрерлек хәле калмаска да мөмкин. Хезмәт хакы аз булганга, дәресләрне күбрәк алырга тырышалар. Бу да – баланы күз уңыннан ычкындыруга сәбәп. Тыштан бик матур күренгән гаиләләрнең эчендә әллә ниләр майтарыла. Бала бу хәлләрне аңламаска да мөмкин. Миннән еш кына: «Балалар хәзер башка, алар белән эшләргә авыр түгелме?» – дип сорыйлар. Юк, балалар әйбәт. Хәзер акылдан шашкан әти-әниләр күп.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре