Газетага язылу

Бу – нинди сүз: селфи

Телебездә яңа сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала? Әлеге сорауга җавап эзләүне дәвам иттерәбез. Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.

СЕЛФИ

Бу сүз фотокамерасы булган берәр мобиль җайланма – фотоаппарат, телефон, планшет ярдәмендә үз-үзеңне фотога төшерү мөмкинлеге барлыкка килгәннән соң киң таралыш ала. Һәм тикшереп карасак, исеме җисеменә туры килә: селфи сүзе инглизчә selfie сүзеннән килә, ә аның нигезендә яткан self сүзе «үзе, үз-үзен» мәгънәсен белдерә. 2013 елда сүз инглиз теленең Оксфорд онлайн сүзлегенә теркәлә. Татар телендә дә селфи сүзе сөйләмдә һәм язма телдә шактый еш кулланыла.

2025 елда ул «Татар теленең яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»нә кертелде. Шунысы кызык: «Рус теленең зур аңлатмалы сүзлеге»ндә селфи анда «мобиль җайланма ярдәмендә ясалган автопортрет» дип аңлатылган. Фикеребезчә, селфи мәгънәсен белдерү өчен рус телендә актив булган автопортрет берәмлеге нигезендә яңа сүз ясала алыр иде. Тик үз вакытында ясалмаган һәм шул килеш кенә сүзлеккә теркәлгән. Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре бар, һәм бу бер селфи очрагына гына карамый. Яңа сүзләрның күпчелеге, бигрәк тә соңгы вакытта үзләре белдергән предмет-күренешләр, гадәттә чит илдә җитештерелгән техник-технологик яңалыклар белән бергә керә һәм алар икесе аерылгысыз булып күзаллана. Икенчедән, бу процесс бик тиз бара, бигрәк тә бу көндәлек тормыш-көнкүрештә гомуми таралган яңалыкларга карый. Шуңа күрә тел җавап биреп өлгермәскә дә мөмкин.

Татар телендә шулай ук үзпортрет, үзфото, үзрәсем, үзтөшерү кебек яки тагын да уңышлырак сүзләр тәкъдим ителә алыр иде. Сүз уңаеннан, төрек телендә шул ук үзтөшерүгә туры килгән özçekim сүзе күптәннән инде бик актив рәвештә кулланылып килә. Ләкин бездә селфи сүзе ныклап урнашкач, хәзер инде махсус сүз ясауның кирәкле һәм файдалы булачагына ышанмыйм. Юкса журналистлар аны күптән уйлап табып, кулланышка кертеп җибәргән булыр иде. Күп кенә очракта яңа сүзләр нәкъ шулай кереп китә дә.

Сүз чыккач, бу лексеманы дөрес куллану мәсьәләсенә дә тукталып китсәк, телне яратучылар өчен файдалы булыр. Мәсәлән, еш кына күзәтелгән очрак: «Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар». («Әгерҗе хәбәрләре»). «Казанда селфи-скандал…» («Акчарлак»). Әлеге мисаллардагы селфи-бәйге һәм селфи-скандал конструкцияләрен күрәсез. Алар татар теле калыбына туры килми. Татарча селфи бәйгесе һәм селфи скандалы булырга тиеш. Аңлашыла ки, бу ялгыш форма инглизчәгә иярүдән барлыкка килгән. Башта русчага бераз яраклаштыру өчен сызыкча куелган, аннан төп-төгәл шул килеш татарчага үтеп кергән. Җитмәсә, бу калыптагы сүзләр торган саен арта бара: селфи-ракурс, бэби-театр, бэби-спектакль, автограф-сессия, экстрим-парк һ.б. Нишләп нәниләр театры (хәтта сабыйлар театры булсын), автограф вакыты, автограф сессиясе дип әйтергә ярамый? Татар теле турында ник онытабыз соң? Үз телебезгә үзебез зыян китермәсәк иде!

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре