«Чакырыр идем бер кичкә...»
Яшел Үзән районында яшәүче дүрт бала анасы Диләрә Гыйззәтова – белеме буенча тел белгече. Дөрес, өй эшен эшләтер өчен күршегә керми, әмма дәреслекләрне катлаулы, дип саный.
– 7 һәм 9 нчы сыйныфта укучы кызларыма өй эшләрендә ярдәм кирәкми. Ә менә башлангычта бергәләп эшләргә туры килә. Ә монда инде сүз китапка барып тоташа. Дәреслек төзүчеләрне бер кичкә үзебезгә чакырып, балаларның ничек укуын күрсәтер идем мин. Елап кайтып китәрләр иде, билләһи. Әйтик, 2 нче сыйныфлар өчен «Туган тел» китабын алыйк. Анда Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте бирелгән. Кызым моны һич кенә дә аңламый. Җиңелрәк тел белән язылганын куеп булмыймыни? «Кумаклыкка», «берлә», «фәкыйрь» кебек сүзләр баланың гайрәтен чигерә. Борынгы телгә югарырак сыйныфларда да кайтырга булыр иде, – дигән фикердә Диләрә Гыйззәтова. – Әсәрләр катлаулы. Биремнәрдә еш кына табигать күренешләрен очратам. Әйтик, урман соргыл-кызгылт төсләргә күмелә, диелгән. Балага бу яшьтә урман кирәкми аңа. Песи баласының югалуы, ике малайның урманга баруы кызык. Анда нишләрләр икән? Адашмаслармы? Шулай булса, кызыксынып укырлар иде. Дәреслек авторларының телебезнең байлыгын күрсәтәсе киләдер. Әмма башлангыч сыйныф укучысында башта татар теленә мәхәббәт уятырга кирәк.
Гөлфинә Хамаева Минзәлә районындагы 2 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул да, дәреслекләрдә кимчелекләр күп, дигән фикердә.
– Дәреслекләр замана баласы өчен катлаулы. Аны мәктәптә бер генә көн дә эшләмәгән кеше төзидер, мөгаен, – ди ул. – Әдәбиятка тоталар да авыр әсәрләрне кертәләр. Үзгәреш юк. Моны 9–11 нче сыйныфлардан чыгып әйтәм. Дөрес, түбәнрәк сыйныфларда җиңелрәкләре бар. Әмма 5 нче сыйныфта ук «Кыйссаи Йосыф» әсәрен кертәләр. Кыска хикәяләр, балаларга аңлаешлы әсәрләр, җиңел укыла торган шигырьләр кирәк. Аларга Габделҗаббар Кандалый да кызык түгел. Аңламыйлар бит. Борынгы чор әдәбиятын кертмәсеннәр иде. Безгә русчага тәрҗемә итеп аңлатырга туры килә. Авыр темаларны студентлар вузда укый. Фәнис Яруллин әсәрләрен яратып укыдык. Хәзер анысы да сирәк. Татар теле буенча яңа дәреслекләр кайтты. Кызыклы кебек күренә үзе. Әмма эзлеклелек юк. 9–11 нче сыйныфларга күнегүләрдә шигырьләрдән өзек бирәләр. Матур җөмләләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр куеп булмыймыни соң? Аптыраган нәрсәләр күп инде.
Татарча сөйләшергә өйрәтә аламы?
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф мөдире Гөлназ Мөхәрләмова, хәзерге дәреслекләр элеккеләреннән күпкә җиңелрәк, дип саный. Аның әйтүенчә, бизәлеш ягыннан укучының игътибарын җәлеп итә. Квест, кызыклы уен, биремнәр, кроссвордлар да бирелгән. Иң мөһиме: татар теле дәреслеге замана баласына телне өйрәтә ала. Билгеле, бу укучының тырышлыгы һәм теләгеннән дә тора.
– Безнең дәреслекләр телне белү дәрәҗәсе төрле булган укучыларны өйрәтүгә нигезләнгән. Бүген ана телен камил белгәннәр дә, начар сөйләшкән укучылар да бер сыйныфта укырга мәҗбүр. Укытучыга да, укучыга да кыенлыклар тудыра бу. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре барысына да тигез итеп өйрәтүне истә тотып эшләнде. Билгеле, тирәнтен биргән өлештә материал бераз катлаулырак. Әдәбият дәреслекләре укучыны аралашырга өйрәтү, рухи кыйммәтләргә якынайтуны беренче урынга куя, – ди Гөлназ Мөхәрләмова. – Дәреслек язганда иң авыры – эчтәлек өчен әсәрләр сайлау. Башлангыч сыйныф өчен дәреслекләр төзегәндә, сайлау мөмкинлекләре зур булмады. Замана баласының игътибарын җәлеп итәрлек әсәрләр азрак. Менә шундый кыенлыкны сиздек. 5–9 нчы сыйныф дәреслекләренә классик әсәрләр сайлана, анда авырлык тумады. Алга таба язучыларга шуны истә тотып эшләргә кирәк.
Авторлар нәрсә ди?
КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева әйтүенчә, программаның һәм федераль стандартларга таләпләрнең гел үзгәреп торуы дәреслекләр язганда кыенлык тудыра. Бу исә дәреслекне даими яңартуны сорый. Федераль исемлеккә керү дә бары тик биш елга гына каралган. Кызганыч, бу вакыт эчендә әлеге дәреслекләр укучы кулына килеп керергә өлгерми дә кала.
– Бүген матур, кызыклы, мәктәп баласының яшь үзенчәлегенә туры килерлек текстлар табу җиңел түгел. Әлбәттә, ХХ гасыр ахырында иҗат иткән олпат язучы-шагыйрьләребезнең әсәрләренә таянабыз. Бер дәрес кысасында 5–6 күнегүгә урын бирелсә, 68 сәгатькә исәпләнгән бер сыйныф дәреслегенә генә дә күпме фактик материал кирәк! Ә бит дәреслекләр 11 сыйныф өчен языла. Әлбәттә, классик әсәрләргә берникадәр урын бирәбез, тик аларга үзгәрешләр кертмичә булмый. Чөнки ХХI гасыр баласы әлеге телне дә, әсәрдә күтәрелгән теманы да аңламый. Бүген актив иҗат итүче яшьләрнең әсәрләрен дә кулланасы килә, әмма алар күбрәк фәлсәфәгә корылган. Түбән һәм урта сыйныф укучысы белән мәхәббәт темасына да сөйләшеп булмый. Туган илгә мәхәббәт, укытучыларга, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли торган әсәрләр җитми, – ди ул.
Аның фикеренчә, заманча дәреслекләр яшь буынны аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне күздә тота. Хәзер, элеккеге кебек кагыйдә ятлатып, балада туган телгә карата кызыксыну уятып булмый. Укучыны да җәлеп итәргә, укытучының эшен дә җиңеләйтергә, әти-әнине дә тынычландырырга кирәк.
Яңа буын татар теле дәреслекләре авторларының берсе Мөслимә Шәкүрова белән «Нигә катлаулы?» дигән сорауга җавап табарга тырыштык.
– Бу – мәңгелек сорау. Моны гомер буе әйттеләр, хәзер дә телдән төшми. Туган тел дәреслекләре бар яктан да камил булырга тиеш. Аның бит үзенең тәртибе бар. Без шул калыпка туры китереп язабыз. Заманча дәреслек нинди булырга тиеш? Без 5–6 ел элек әлеге сорауны республика күләмендә уздырылган чараларда катнашкан татар теле укытучыларына бирдек. Әлеге дәреслекләр Татарстанның төрле районнардагы 23 мәктәбендә сынау үтте, –ди ул. – 2019 елда башлангыч сыйныфлар өчен татарча дәреслекләр яздык. Аны эшләп, ИЯЛИнең сайтына элеп куйдык, хәзер дә тора ул. Кызыклы итеп язарга тырыштык. Башлангыч сыйныфларда Байгыш, Бытбылдык, Алмаз, Гөлназ кебек мавыктыргыч геройлар да уйлап таптык. Элек дәреслектә төрле язучыларның әсәрләреннән җөмләләр китерә идек, ә хәзер текстлар белән эшлибез. Укучыны сөйләшергә, аралашырга өйрәтүдә аларның роле зур. Сөйләшергә өйрәтүнең нигезендә кагыйдәләр ята. Фонетиканы өйрәтми торып, сүз запасын баетмыйча, баланы эзлекле итеп уйларга өйрәтеп булмый. Арбаның дүрт тәгәрмәче бар, берсе әйләнми башласа, тегеләренә дә зыян килә. 1–4, 5–9, 10–11 нче сыйныфлар бер-берсен тулыландырып, бер яссылыкта бара. Алар федераль исемлектә тора. Дәреслек язганда, гел җиңел юл эзләп булмый. Укытучы яңа ысуллар, технологияләрдән файдаланмаса, дәреслекне алтыннан койсаң да юк, барыбер авыр тоелыр.
Фикер
Рамил Ханнанов, Казандагы күптелле «Адымнар» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, әдәбият дәреслекләре авторы:
– Дәреслек ул – укытучы, укучы, әти-әни файдаланырга тиешле төп уку чыганагы. Күп нәрсә укытучының теманы ничек итеп тәкъдим итүеннән тора. Әлбәттә, өйгә генә өеп җибәрсә, әти-әнигә ошамаячак. Яхшы укый торган бала әнисен аптыратачак. Дәреслек күбрәк дәрестә эшләүне күздә тота. Аны язганда, балаларның мөмкинлекләрен дә карыйбыз. Дәреслек бит дәрестә сынала, без укучыларның таләпләреннән чыгып эшлибез. Биремнәрне анализлыйбыз, фикерләрен сорашабыз. Дәреслек кенә телне өйрәтә алмый. Монда команда эшләргә тиеш. Әти-әнинең баласына туган телен өйрәтәсе киләме? Теләге булганнар моны бакчадан ук башлый. Дәрестә генә башкарып булмый. Укытучының тылсымлы таягы юк. Шалт итеп кенә баланың башына туган телне салып куя алмый. Балага мохит кирәк.
Белешмә
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, бүген татар теле һәм әдәбиятыннан 67 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Моннан тыш, быел республика тагын утызны Мәскәүгә экспертиза үтәргә җибәргән. Дәреслекләр яңа стандартлар нигезендә яңартылып тора. Дәреслекләр, уку әсбаплары бастыра торган нәшриятлар исемлеге Россия Мәгърифәт министрлыгы боерыгы белән расланган. Исемлектә Татарстаннан 5 оешма бар. Дәреслекләр татар мәктәпләре, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре һәм рус төркемнәре өчен аерым языла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез