Газетага язылу

Укытучыларны «Татар теле – Халкым теле» бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Татар теле – Халкым теле» Бөтенроссия бәйгесе һәм семинарына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектта төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала.

Укытучыларны «Татар теле – Халкым теле» бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Татар теле – Халкым теле» бәйгесенең максаты – укыту методикасында яңа инновацион алымнар кулланырга өйрәтү һәм тәҗрибә бүлешү өчен махсус үзәк булдыру. Бәйге ике проекттан гыйбарәт. Шуларның берсе – «Татарча сөйләшәбез!» 11-13 декабрь көннәрендә «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. «Программа бай һәм шактый тыгыз. Анда белгечләр белән очрашу, түгәрәк өстәл, экскурсия, иҗади чаралар каралган. Бигрәк тә яшь укытучыларны катнашырга чакырабыз, чөнки алар монда тәҗрибәле мөгаллимнәр һәм белгечләрдән фикер-киңәшләр ишетә ала», – диде «Татар теле – Халкым теле» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева журналистлар белән очрашуда.

Проектны оештыручылар – Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашстанның Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Сәләт» яшьләр үзәге һ.б.

«Сәләт»нең бер төп принцибы бар: сәләт ул – акыл, рух һәм тел берлеге. Тел дигәндә, туган телебезне яшәтү, төрле юнәлешләрдә куллану, популярлаштыру максатын күз алдында тотабыз. Әлеге бәйгедә дә остазлар үзара татар телен үстерү, заманчалаштырып куллану турында сөйләшәчәкләр. Биредә укучылар да катнашачак, алар өчен дә бу – белемнәрен үстерү мөмкинлеге», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм оештыручыларга, проектны хуплаучыларга рәхмәт белдерде.

Узган ел «Татар теле – Халкым теле» бәйгесенә 200дән артык гариза килгән. Йомгаклау этабында 70кә якын укытучы, 30га якын укучы катнашкан. «Һәр укытучыга үсеше өчен мәктәп кысаларыннан чыгарга кирәк. Шуңа күрә бу проект кирәкле: биредә без иң-иңнәрен җыябыз, алар тәҗрибә алышалар. Экспертлар да көчле: араларында дәреслек авторлары, югары уку йортлары педагоглары бар. Быел программаны тагын да көчлерәк итәбез», – диде «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе директоры Диләрә Якубова.

Жюри составында Татарстан Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институтының фәнни хезмәткәре, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Булат Хәкимов та бар. Ул ясалма фәһемнең укыту системасында урынлы, дәреснең максатына туры килерлек итеп кулланылуына игътибар итә. «Бу – безнең өчен дә файдалы тәҗрибә. Без эшләрне бәяләп кенә калмадык, үзебез өчен дә ачышлар булды. Ясалма фәһем – укытуның бер инструменты гына. Укытучылар аннан иҗади файдаланырга тырышалар. Әлеге бәйге яңа методик алымнар булдыру, аларны мәгариф системасына кертүгә дә бер этәргеч булып тора», – диде Булат Хәкимов.

Узган ел «Татар теле – Халкым теле» бәйгесендә җиңү яулаган башкаладагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе укытучысы Рамилә Абдуллина да тәэсирләре белән уртаклашты. «Бу чыннан да үзенчәлекле бәйге: ул теориягә түгел, практикага юнәлдерелгән. Тәҗрибә туплау, аралашу мөмкинлегеннән тыш, андагы мохит тә шундый җылы, соклангыч булуы белән истә калды. Без күрсәткән дәрескә тәҗрибәле экспертлар, башка төбәкләрдән килгән татар теле укытучылары бәя бирә. Бу – һөнәри яктан үсеш өчен бик кирәк.  Бүләкләрдән бигрәк, монда алган хис-кичерешләр кадерлерәк», – диде Рамилә Абдуллина.

Гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында дәвам итә.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре