Газетага язылу

Тәүге адым: беренче эш урынында ниләр көтә?

«Кайда эшлисең?» Уку йортын тәмамлаганнан соң иң еш ишетә торган сорауларның берседер бу. Моңа кадәр тормыш билгеле бер план буенча барды кебек: балалар бакчасы, мәктәп, университет...

Тәүге адым: беренче эш урынында ниләр көтә?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Алга таба нишләргә? Эш урынын кайдан эзләргә? Кичә генә сессия, имтиханнар һәм диплом эше дип ут йотып йөргән студент бүген вакансияләр, резюме, әңгәмәләр дөньясына эләгә.

«Тәҗрибә кирәк»

Беренче эш урынын эзләгән яшь кеше мондый җавапны еш ишетә. Диплом бар, өйрәнергә теләк тә җитәрлек. Әмма эш бирүче инде әзер белгеч эзли. Шул рәвешле сәер бер каршылык туа: эшкә урнашу өчен тәҗрибә кирәк, ә тәҗрибә туплау өчен эшләргә кирәк. Статистика буенча бүген Татарстанда 83,5 мең ачык вакансия бар. Шуларның якынча 70 процентында тәҗрибә булу сорала. Алар күбрәк төзелеш, сәнәгать, медицина, сату-алу өлкәләренә карый.

Аяз Галәмшин дә әлеге проблема белән очрашкан. Белеме буенча ул – маркетолог. Университетта уку дәверендә каһвәханәдә бариста булып эшләгән, танышларына социаль челтәрләр алып барырга да ярдәм иткән. Диплом алгач, резюме тутырып популяр эш эзләү сайтларына элгән.

– 13 вакансиягә гариза калдырдым. Шуның дүртесе генә әңгәмәгә чакырды. Бөтенесендә дә бер үк сораулар ишеттем: «Нинди проектларыгыз бар?», «Проектларыгызның уңыш дәрәҗәсе күпме иде?» һ.б., – дип сөйли Аяз.

Аның «мин әле диплом алдым гына, өйрәнергә, укырга әзер» диюенә бөтенесе дә «гафу итегез, безнең укытырга вакытыбыз юк, безгә тәҗрибәле эшче кирәк» дип җавап биргәннәр. Аяз хәзер махсус стажировкалар үтә, портфолио туплый. Элек эшләгән каһвәханә белән сөйләшеп, реклама бүлеге өчен материаллар эшли, түләүсез рәвештә.

Оешмаларга әзер белгечләр генә кирәк икән, өлкән буын эшчеләрне кем алыштырыр соң? Билгеле, бу юнәлештә максатчан уку программалары каралган. Медицина белеме алганнар исә, закон буенча, укып бетергәннән соң өч ел белгечлеге буенча эшләргә тиеш. Моннан тыш, кайвакыт эш бирүче вакансиягә «тәҗрибә булу таләп ителә» дип язса да, күпләргә «килегез, өйрәтербез» дигән җавап килә икән.

Хезмәт хакы

Әлбәттә, эш тәкъдим итүчеләр яңа килгән кешегә зур хезмәт хакы вәгъдә итми. Бу аңлашыла да: эшче үзен күрсәтергә, тәҗрибә тупларга, башкаларның ышанычын яуларга тиеш. Шулай да бүген яшьләр хезмәт базарына башка чорлар белән чагыштырганда икенчерәк шартларга килә һәм иң беренче хезмәт хакының күләменә игътибар итә. Беренче чиратта һәркем торак мәсьәләсен кайгырта. Монда фатир арендаларга риза дусларың булу яки әти-әни ярдәме кирәк. Беренче хезмәт хакы уртача 35–45 мең сум дип алсак, үзең генә фатир арендалаган очракта бөтен хезмәт хакың шунда китәчәк дигән сүз. Моннан тыш транспорт, азык-төлеккә, элемтәгә һәм башка көндәлек чыгымнарга да акча кирәк бит. Шуңа күрә бөтен кеше дә «тәҗрибә туплау өчен генә» эшләргә әзер түгел. Шулай да балачак хыялларына тугры калып, акча җитмәү мәсьәләсеннән чыгу юлларын эзләүчеләр, өстәмә эш табучылар да бар.

Диплом алгач – туган якка

Укуны тәмамлагач, туган якларына кайтып эшкә урнашучы яшьләр – район һәм авыл җирлекләренең киләчәге һәм төп этәргеч көче. Татарстан районнарында да яшьләр өчен һөнәри үсеш һәм яшәү өчен уңай шартлар тудырыла. Тормышны башлап җибәрер өчен дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Уку йортын максатчан уку программасы нигезендә тәмамлап, республикабызның төрле почмакларына кайтып эшләүче яшьләр шактый.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманчалаштырыла: яңа технологияләр, цифрлаштыру үтеп керә. Бу, үз чиратында, яшь белгечләрне дә җәлеп итә. Аксубай районы егете Камил Мусин Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Максатчан программа нигезендә «Аксу Агро» агрофирмасы белән килешү төзеп белем алган. Уку дәверендә практика үтәргә кайтса, хәзер инде Камил биредә эшли.

– Эшемне бик яратам. Яшьләр өчен махсус «Яшь белгеч» программасы бар, аның ярдәмендә 750 мең сум акча алырга мөмкин. Шулай ук «Авыл ипотекасы» программасы буенча түбән процентлы ипотекага җир яки йорт алырга була. Оешмабызда да яшьләр шактый. Район җирлегендә безнең өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Алдагы тормышымны да шушы агрофирмада, районыбызда күрәм, – ди ул.

Казан федераль университетын тәмамлаган Илзия Гафиятова исә туган ягы – Саба районындагы Олы Кибәче авылына укытучы булып кайткан.

– Мәктәп елларында ук нинди һөнәр сайлаячагымны төгәл белә идем, шуңа да бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләндем. Югары уку йортын бетереп, авылга эшкә кайту теләге көчле иде. Шундый максат белән юллама алып, институтны кызыл дипломга тәмамлап, үзебезнең авылга эшкә кайттым. Хәзерге вакытта балалар бакчасында, мәктәптә инглиз теле укытам. Тырышканнарым юкка китмәгәнен, куйган максатка ирешелгәнен аңлау үзе бер рәхәт. Алга таба да һөнәремә тугры каласым килә, – ди ул.

Беренче эш урыны гомерлекме?

Бүгенге яшьләр өчен беренче эш урыны – тәүге тәҗрибә урыны. Алда ни буласы билгесез. Яшьләр үзләрен эзләргә, төрле өлкәдә сынап карарга, эш урынын еш алыштырырга ярата. Кемдер белгечлеге буенча эшләргә теләмәвен аңлый, кемдер үзен башка өлкәдә таба, кемнәрдер шартлардан канәгать булмыйча китә. Бу – табигый хәл.

Беренче эш урыны гомерлек булмаса да, ул кешене тормышка өйрәтә. Билгеләнгән вакытка эшкә килергә, хезмәттәшләрең белән уртак тел табарга, коллектив белән эшләргә нәкъ менә монда күнегәсең. Беренче эш урыны рухи яктан да сыный, шул рәвешле яшьләр кыенлыклар алдында баш имәскә өйрәнә. Алга таба бөтенләй башка һөнәр сайлаган очракта да, беренче тәҗрибә гомер буена ярдәм итәчәк. Төп адым ясалган, димәк, алда яңа, тагын да биегрәк үрләр көтә.

Динара Рыбакина, психолог:

– Яңа эш башлау ул – икенче шәһәргә күченү кебек: тирә-юньдә бернәрсә дә таныш түгел, маршрутлар өйрәнелмәгән, ә сорау кайчакта уңайсыз. Шул ук вакытта синең туры юлдан тайпылмавыңны таләп итәләр. Беренче айларда борчылу, шикләнү һәм «мин монда артык» дигән тойгы булуы табигый. Бу хисләр – билгесезлеккә нормаль реакция. Баш мие болай көйләнгән: яңа=потенциаль куркыныч, шуңа күрә югары уяулык режимы кабына. Сезнең бурыч – бу дулкынлану белән эшләргә өйрәнү. Шуны истә тоту мөһим: һәркем ялгыша ала, хата ясаудан куркырга кирәк түгел. Әлбәттә, беркем дә эшкә белеп, әзер булып килми. Шуңа күрә дә беренче көннән үк идеаль булырга тырышу кирәкми, иң мөһиме – игътибарлылык, яңа белемнәр алырга, өйрәнергә әзер булу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре