Хакатон
Алдагы язмаларыбызның берсе хакер сүзенә багышланды, һәм без бу тамырдан ясалган кайбер сүзләргә аерым тукталачакбыз дигән идек. Бу юлы укучының игътибарын шундый сүзләрнең берсе булган хакатон берәмлегенә юнәлтергә уйладык.
Хакатон – информацион технологияләр белгечләренең берәр конкрет мәсьәләне чикләнгән вакыт эчендә бергәләп хәл итүе өчен оештырылган чара. Башкача итеп әйтсәк, компьютерлар, программа тәэминаты эшләү һ.б. белән шөгыльләнүчеләр – программист, дизайнер, менеджерларның ярышы ул. Мондый ярышларның максаты – иҗади фикерләүгә яңа этәргеч бирү, тәкъдим ителгән бурычларны хәл итүдә инновацион алымнар эзләү. Ярыш булгач, шартлары һәм таләпләре дә була. Төп таләпләрнең берсе тизлек булса, икенчесе – сыйфат, чөнки максатлар да җитди: хакатон барышында IT белгечләре бик кыска вакыт эчендә чын программа тәэминаты тудырырга тиешләр һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, тудыралар да.
Һәр хакатонның үз тематикасы, үз юнәлеше булырга мөмкин. Мәсәлән, беренче хакатон криптографиягә, ягъни шифрлау ысулларына, шифрлар уйлап табу һәм аларны чишү юлларына багышланган була. Шулай ук видео- һәм компьютер уеннары уйлап табу буенча үткәрелә торган хакатоннар билгеле. Кайбер хакатоннар музыка өчен программа һәм аппарат тәэминатына багышлана. Билгеле программалаштыру теле, берәр операцион система яки кушымтага багышланган хакатон да булырга мөмкин.
Катнашучыларның дәрәҗәсе дә төрле була ала: студентлар, төрле программа продуктлары эшләп чыгара торган компания яки оешма вәкилләре, стартап әзерләүчеләр һәм башкалар.
2000 нче еллар уртасыннан башлап хакатоннар киң таралыш ала, алар компанияләр һәм инвесторлар тарафыннан яңа программа технологияләрен тиз эшләү ысулы яки инвестицияләү өлкәсе буларак кабул ителә. Хәтта хәзерге вакытта киң танылган кайбер компанияләрнең хакатоннар барышында оештырылуы билгеле.
Хакатон сүзе үзе дә кызыклы. Ул инглизчәдән алынма булып тора. Hackathon сүзе hacker «хакер» һәм marathon «марафон» сүзләрен кушып ясалган. Хакер сүзенең беренче мәгънәсен хәтерлисездер? Ул беренче чиратта «компьютер программаларын сынау, тикшерү һәм үзгәртү белән шөгыльләнүче югары класслы белгеч» мәгънәсен белдерә. Ул хакатон сүзенең дә нигезендә ята. Бу термин беренче тапкыр 1999 елда Калгарида (Канада) узган шундый чараны атау өчен кулланыла. Хәзер исә Казанда да ел саен җитди хакатоннар үткәрелә. Быелгысы KAZAN DIGITAL WEEK – 2026 халыкара форум кысасында үтәчәк. Әйе, ничек кенә ерак кебек күзалланса да, яңа технологияләр һәм аларга бәйле чаралар бик якын икән. Аларны теләгән һәр кеше үз күзе белән барып карый ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез