Актаныш районында сайлау участогына 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиев килгән.
– Бик зур ихтирамга лаек гамәл бу. Барлык буыннар өчен үрнәк. Ветеранга ныклыгы, тормыш дәрте һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәбез, – дип хәбәр итте Актаныш районы советы.
Сайлауга гаиләләр белән килүчеләр дә күп булды. Республиканың төрле районнарында өчәр буын бергә килеп тавыш бирүчеләр дә бар иде. Азнакай шәһәрендәге участокта иң беренчеләрдән булып Рәхимовлар гаиләсе тавыш биргән. Олеся һәм Раимбой сигез бала тәрбияләп үстерә.
– Без сигез бала тәрбиялибез һәм дәүләттән ярдәм чаралары алабыз. Ана капиталын да алдык, пособиеләр дә бирәләр. Мин бик рәхмәтле. Киләчәктә дә балаларыбызның язмышы өчен күңелем тыныч, – дигән Олеся Рәхимова.
Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче 72 яшьлек Рузалия апа Сираҗиева тавыш бирү участогына камыр ризыклары пешереп килгән.
– Иртүк торып, өчпочмаклар, бәлеш пешердем. Сайлау участогында эшләүчеләрнең эшләре бик җаваплы, авыр. Ризыкларымнан авыз итәрләр, көч тупларлар, дидем, – ди ул.
Ә Казан читендәге Салмачы бистәсендә яшәүче Эмина Вахитова сайлауга үзе үстергән бакча нигъмәтен алып килгән. Узган ел Эмина, 93 сантиметр озынлыктагы 2,8 килолы кыяр үстереп, Россия рекорды куйган иде.
– Фотобәйгедә катнашкач, буш кул белән барасы килмәде. Хәзер бит уңыш җыю сезоны, креатив гаилә дисеннәр әле, дип уйладым. Ирем белән улымны озак үгетләргә туры килде, – ди ул.
Менделеевскида исә сайлауга килүчеләрне... Дмитрий Менделеев һәм Петр Ушков каршы алган. Әлеге тарихи шәхесләр булып киенгән кешеләр берничә участокта халыкның кәефен күтәргән.
Буадагы Түбән Наратбаш авылында районның танылган моң иясе Нурдания Низамова сайлау участогына гармун белән килгән. Сайларга килүчеләрнең дә, комиссия әгъзаларының да кәефен күтәреп, ул татар халык көйләрен сузган. Озак еллар авыл фельдшеры булып эшләгән апа бүген лаеклы ялда, тик бер дә күңелсезләнергә вакыты юк.
– Озак еллар сайлау комиссиясендә эшләдем. Рәис тә, сәркатип тә, күзәтүче дә булдым. Шуңа күрә сайлауның мөһимлеген аңлыйм. Гомумән, авылда сайлау – электән үк зур бәйрәм. Тормышым гел кайнап торды минем. Һәрвакыт кешеләр белән аралашып, матур итеп яшәдек. Әле дә төрле җирләргә чакырып торалар. Шуңа күрә сайлауга да бәйрәм кәефе өстисе килде, – ди Нурдания апа.
Бәхетле фото
Тавыш бирү көннәрендә Татарстан халкы социаль челтәрләрдә аеруча актив булды. Ник дигәндә, ВКонтактеда #ВсейСемьейНаВыборы#ТатарстанАлга республика фотобәйгесе узды. Анда катнашучылар арасында 33 смартфон һәм 3 автомобиль уйнаттылар.
Sollers ST8 автомобильләренең берсен оту бәхете Питрәч районыннан Гөлфия Абдулловага тәтеде. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында ул журналистларга хис-кичерешләре турында сөйләде. «Фотоны урнаштырганда, бәйгедә җиңәргә өметләнгән идем. Ләкин мондый зур бүләк турында уйлап та карамадым, – ди Гөлфия ханым. – Гомумән, бу – гаиләбезнең беренче шундый зур бүләге. Ә бит кичә, хоккейда беренче период тәмамлангач, башка каналга күчереп тормакчы идем (җиңүчене «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалыннан туры эфир аша игълан иттеләр. – Авт.) Ирем: «Тукта, карыйк әле, хәзер безнең фото чыгачак», – диде. Ышанмадым, билгеле. Әле фотобызны күргәч тә ышанмый тордым».
Абдулловлар гаиләсе ике кыз үстерә. Кечкенәләренә – 2, олы кызларына – 8 яшь. «Гаражыбыз бар, ләкин бу машина анда сыймас инде, бигрәк зур бит, – дип елмая Гөлфия ханым. – Тик без җаен табарбыз. Шундый сөенеч бит!»
Сайлау көннәрендә фото урнаштырып, автомобиль откан тагын ике бәхетленең исемнәрен 20 сентябрь кичендә игълан иттеләр. Sollers ST8 автомобиле Наталья Роль һәм Ольга Ульдановага да насыйп булды.
Бәйгенең алып баручысы Артур Кортес сүзләренә караганда, әлеге чарада катнашучыларның саны елдан-ел арта. «Фотолар урнаштыралар, сораулар бирәләр... Гомумән, социаль челтәрләрдә халык бик активлашты. Елдан-ел кызыксынуның артуын күзәтәбез», – дип сөйләде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез