– Кадрия Сөнгәтовна, яңа платформада нинди үзгәрешләр бар? Кайсы белгечләр татар телен күбрәк өйрәнергә тели?
– 2013 елда гамәлгә кертелгән онлайн мәктәп ун елдан артык эшләде. Ләкин платформасын алыштыру сәбәпле, эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булды. Яңа платформа табу, техник ягын тәртипкә китерүгә шактый вакыт китте. Хәзерге вакытта 9 меңнән артык кеше укый. Язылучылар саны үзгәреп тора. Беренче елларда 6 мең булса, 30 меңгә җиткән чаклар да булды. Шушы вакыт эчендә 100 меңнән артык кеше татар телен өйрәнергә теләк белдерде, татар дөньясы белән танышты. Мәктәптә уку түләүсез, һәркем теркәлеп, үзе теләгән вакытта укый ала.
Эчтәлеге шул ук килеш калды. Бары интерфейсы гына бераз үзгәрде. Ун ел эчендә кайбер материаллар искергән, яңартырга кирәк, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде. Әмма тел өйрәнүчеләрнең күпчелеге канәгать.
Кайсы өлкәдә эшләүчеләрне татар теле күбрәк кызыксындыруын әйтә алмыйбыз. Теркәлүче анкета тутыра. Гомумән, шәхси мәгълүматны күрсәтмәскә дә мөмкин. Безнең өчен иң мөһиме – аларның телне теләп өйрәнүе.
– Татар телен онлайн гына өйрәнеп буламыни, дип әйтүчеләр дә очрый. Ә чынлыкта ничек?
– Төрле фикерләр бар. Чит ил вәкилләре арасында, без гомердә ишетмәгән татар телен өйрәндек, хәзер татарча хикәяләр, газеталар да укый алабыз, диючеләр дә юк түгел. Андыйлар яхшы ягын гына күрә. Безнең белән бары татар телендә генә язышалар. Рус телен белми алар. Кемдер өйрәнә башлый да туктап кала. Бәлки биремнәр авыррак тоеладыр. Андыйлар инде тәнкыйтьләргә тотына. Моны табигый хәл дип саныйм. Һәр кешенең үз фикерен әйтергә хакы бар. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән дә укучылар булды. Кайтавазлар, рәхмәт сүзләре дә даими килеп торды. Ә кайберәүләре үзләре генә укып калмый, башкаларга да файда китерү җаен эзли. Әйтик, Франциядән Бернард Монарт, Канададан Ник Заруев, Казаннан Артур Пашеев хәтта төрле проектлар да булдырды. Бернард татар телен яхшы белә. Татар һәм француз фигыльләренең сүзлеген төзегән. Ә табиб булып эшләүче Артур татар телен өйрәнү өчен кирәкле булган диалогларны язып чыкты. Аны бастырып чыгару хыялы белән яши.
Россиядә 170 тән артык тел исәпләнә. Әмма шуларның ничәсе шундый онлайн мәктәп төзи алган? Андыйлар күп түгел. Бүген бер өлкәне дә цифрлы чыганаклардан башка күз алдына китереп булмый. Шул ук вакытта белем бирү өлкәсен дә. Өлкәннәр китаплар, үзөйрәткечләрдән файдаланып өйрәнгән. Бу да – яхшы тәҗрибә. Яшьләр, укучылар интернет дөньясында яши бит. Әле күптән түгел Липецкида туган тел һәм туган әдәбият укытучыларының Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә булып кайттым. Анда Карелиядән килгән вепс теле укытучысы Глеб Фомин җиңде. Юкка чыгу куркынычы янаган телләрнең берсе бу. Яшь укытучы, туган авылына кайтып, балаларга туган телләрен өйрәтә. Кызыксындыру өчен махсус онлайн курс төзегән. Дәресенең күпмедер вакытын шуның аша да өйрәтә. Менә ни өчен дә кирәк мондый интернет чыганаклар. Алар – заман таләбе.
– Сез бит әле КФУда татар теле курсларын да оештырасыз. Анда килүчеләр күпме?
– КФУда утыз елдан артык эшлим. Шушы елларда төрле илләрдән килгән бик күп чит ил студентларын, рус студентларын татар теленә өйрәтергә туры килде. «Татарча сөйләшик» дигән дәреслегебез татар, рус, инглиз телләрендә төзелгән, инде берничә тапкыр нәшер ителде. Без аны кафедра мөгаллимнәре белән бергәләп эшләдек. Төрле төбәкләрдә курсларда, якшәмбе мәктәпләрендә шушы китап ярдәмендә татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Ун елдан артык КФУда бушлай татар теле курслары оештырыла. Ел саен 400–500 ләп кеше килә. Төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре бар. Социаль фонд белән берлектә «Өченче буын университеты» проекты кысасында пенсионерлар өчен дә татар теле курслары үткәрелә. Көздән язга кадәр татар телен өйрәнәләр, берсе дә ташламый, үзара дуслашып бетәләр, дәресләрне көтеп алалар. Яшь барган саен кеше тамырларына тартыла.
Билгеле, телне өйрәтү – авыр хезмәт. Беренче тапкыр килгән төркемне күз алдына китерегез. Алар бер кәлимә сүз дә татарча белми. Ә мин шуларны кыска вакыт эчендә татарча сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Артистка әйләнергә туры килә. Татар теле укытучыларына да шулай дип киңәш итәм. Артык сүз дә, мәгълүмат та кирәкми. Барысы да танышудан башлана. Сүзләр саны әкренләп арта бара. Җырлар да җырлыйбыз. Елмаерга, һәрберсенә игътибар бирергә тырышам. Менә шул вакытта гына үсеш күренә, аларда кызыксыну уяна, телне белү теләге арта.
– Балаларына татар телен өйрәтергә теләмәүчеләргә нәрсә дияр идегез?
– Телләр белү – байлык. Татар теленә өйрәтергә теләмәүче әти-әниләр балалары язмышына киртә куя, менә шуннан мәхрүм итә. Студентларым арасында: «Өйдә беркайчан да татарча сөйләшмәдек, әти-әниләр өйрәтүне кирәк дип тапмады», – диючеләр бар. Әти-әниләре хата җибәргән булып чыга. Туган телдән кемгә зарар килә? Әти-әниеңнең, әби-бабаңның теле бит бу. Синең туганнарың сөйләшкән-аралашкан тел. Үз вазыйфасын дөрес аңлаган әти-әни беркайчан да туган теленнән баш тартмас, баласына да өйрәтер, аны милли җанлы, үз милләте турында кайгыртырлык итеп тәрбияләр. Күренекле мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдиннең сүзләре моңа дәлил булып тора: «Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез