1 нче гимназия быел капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан. Хәзерге вакытта биредә 500 дән артык укучы белем ала, дәресләр рус һәм татар телләрендә уза. Марат Әхмәтов яңартылган гимназиянең нәкъ менә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм иткән елда ачылуының аерым бер мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте. «Монда милли мәгариф мәсьәләләренә бик игътибарлы карыйлар, мин моны күрәм, бигрәк тә укучылар белән аралашканнан соң», – диде Парламент спикеры.
Район башлыгы Радмир Беляев республика җитәкчелеге ярдәме белән ремонт эшләренең ел ярым вакыт эчендә башкарылуын әйтте. «Ләкин эш тышкы кыяфәттә генә түгел. Милли мәгарифнең эчтәлегендә дә үзгәрешләр мөһим. Түбән Камада бу нисбәттән үсеш өчен мөмкинлекләр зур», – диде ул.
2 нче гимназиядә дә үзгәрешләр бар: күптән түгел уку йорты территориясендә «акыллы» спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Аның төп үзенчәлеге – һәр тренажерда QR-код урнаштырылган, аны ачып профессиональ тренерлар әзерләгән видеодәресләр белән танышырга мөмкин.
83 нче балалар бакчасында исә татар телен һәм мәдәниятен уен формасында өйрәнәләр. Хәзерге вакытта балалар бакчасында 11 төркем оештырылган. Әмма 1991 елда калкып чыккан бинада бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Бу хакта Марат Әхмәтовның бакчаның педагогик коллективы белән очрашуында сөйләштеләр. Моннан тыш, балалар бакчасын Түбән Каманың бердәм милли мәгариф кластерына кертү мәсьәләсе дә каралды. Ник дигәндә, әлеге бакчаны тәмамлаучылар нигездә укырга 1 нче һәм 2 нче гимназияләргә бара.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, алда телгә алынган ике гимназия – Түбән Каманың милли мәгариф нигезе. «Минемчә, эшнең беренче этабы тәмамланды. Хәзер милли мәгарифнең эчтәлегенә игътибарны юнәлтергә кирәк. Кластер системасының киңәюе һәм алга таба эшләве мөһим. Бер системада бердәм организм буларак эшли алсын өчен әлеге системада балалар бакчалары, мәктәпләр, ә бәлки башка белем бирү оешмалары да булырга тиеш. Шул чакта туган телдә белем алырга теләүче укучылар булып торачак. Бу системага әти-әниләр кушылса, тагын да яхшырак, чөнки бар да гаиләдә башлана. Нәкъ менә шул вакытта без бердәм «милли яшәү мохите» – гаилә, балалар бакчасы, мәктәп турында сөйләшә алыр идек», – диде ул.
Эш сәфәре кысасында Марат Әхмәтов Балалар экология-биология үзәгендә дә булды. Быел бинада «Сибур» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт тәмамланган һәм нефть-газ химиясе компаниясе инициативасы белән экологик агарту программалары яңартылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез