Газетага язылу

Юл салучылар: “Туйма елгасы аша күперне бер елга иртәрәк төзеп бетерергә ниятлибез”

Юл салучылар: “Туйма елгасы аша күперне бер елга иртәрәк төзеп бетерергә ниятлибез”

Республика юлчыларының эше кызу. М7 трассасындагы Алабуга районында урнашкан Туйма елгасы аша авария хәлендәге күперне бер елга иртәрәк ремонтлап бетермәкчеләр.

Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов әйтүенчә, документ буенча ремонт эшләре 2028 елның октябрендә төгәлләнергә тиеш.

– Тик биредә машиналар күп йөрүен, күпер аша тәүлегенә 21 меңгә якын автомобиль уза, юлның әлеге участогына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, ремонтны вакытыннан алда – 2027 елның июненьдә төгәлләү өчен хәлдән килгәнчә тырышабыз. Корылманың сул ягында эшләр төгәлләнгәч, аның уң ягын төзекләндерүгә керешәчәкбез. Соңгысын киләсе елда башлап, 2028 елның азагында ремонтлап бетерергә ниятлибез, – диде ул.

Туйма елгасы аша күпер М7 трассасының 1032 нче чакрымында урнашкан. 90,5 метр озынлыктагы тимер-бетон корылманы 1987 елда кулланышка тапшырган булганнар. Шул вакыттан бирле биредә ремонт үткәрелмәгән. Хәзер ул авария хәлендә. “Шуңа күрә күперне ремонтларга кирәк иде. Әлеге эшне август ахырында башладык”, – диде Сергей Автономов.

Аның әйтүенчә, юл хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү өчен, транспорт хәрәкәтен күпернең уң ягына күчергәннәр. Хәзер анда ике яклы хәрәкәт оештырылган. Шулай ук, автомобильләргә 20 тонна авырлыкка кадәр чикләү дә керткәннәр. “Бу – мәҗбүри чара. Чөнки уң як күпер дә 1977 елда ук төзелгән һәм яңартуны таләп итә. Соңгы тапкыр аны 2011 елда ремонтлаганнар”, – диде идарә җитәкчесе урынбасары.

Сергей Автономов искәрткәнчә, машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен юл хәрәкәтен оештыруның вакытлыча схемасын төзегәннәр.

– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен М7 юлының 1032 нче чакрымында Мальцево авылы янында урнашкан борылыш боҗрасын вакытлыча ябарга туры килде. Машина йөртүчеләр өчен 1030 нче чакрымдагы борылыш кала. Өстәмә юл зур түгел – 1 чакрымнан аз гына артыграк, – диде ул.

Башкача да узарга мөмкин: машина йөртүчеләр төбәк автомобиль юлы аша Поспелово авылын урап узу яки М12 трассасының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлыннан хәрәкәт итә ала.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Тимур Галимуллин билгеләп үткәнчә, ремонт эшләре рульдәгеләргә кайбер кыенлыклар тудыра, әмма башкача булмый.

– Биредәге торак пунктларда яшәүчеләр хәзер юлга күбрәк вакыт сарыф итәргә мәҗбүр. Әйе, бу – гадел дәгъва һәм без аны ишетәбез. Әмма юл хәрәкәтен оештыруның вакытлыча схемасы Дәүләт автоинспекциясе белән дә килештерелде. Алмаш юл кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен кирәк. Безнең бурыч – ремонт вакытында биредә беркем дә зыян күрмәскә тиеш, – диде ул.

“Татарстан күперләре” оешмасының юл участогы җитәкчесе Евгений Евдокимов ремонт эшләрен тизләтүнең серен дә чиште. Моңа ике сменада эшләү һәм эшчеләр санын арттыру хисабына ирешмәкчеләр. “Объектта 34 кеше эшли, 7 техника бар. Кышка кадәр шактый күләмле эшләр башкару күздә тотыла. Барлык технологияләр һәм эшнең сыйфаты үтәлә”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре