Балалар өчен дә, әти-әниләр һәм укытучылар өчен дә күңелле, шул ук вакытта катлаулы, мәшәкатьле чор башланды. Иртән торулар, тырышып укулар, кайтып дәрес әзерләүләр, түгәрәктән түгәрәккә йөрүләр... Күпләр өчен боларның барысы да зур бер йөк булып тоела. Шулай да, мәктәп еллары кыенлык белән генә истә калмасын өчен нишләргә? Психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллина киңәшләре белән танышыйк.
Төп фикер: «Уку – мөһим һәм бик кызыклы процесс»
1. Бала тормышында да, әти-әни һәм укытучыныкында да мәктәп зур урын алып тора. Әмма тормыш мәктәп белән генә чикләнми – шуны онытмагыз. Аны башка кызыклы, рәхәт бер хис өсти торган вакыйгалар белән дә тулыландырырга кирәк.
2. Баланы яшьтән үк мөстәкыйльлеккә өйрәтү хәерле. Ә иң яхшысы – уку өчен җаваплылыкны тулысынча аның үзенә тапшыру. Аңа кабат-кабат нәрсә турындадыр искә төшергән, аның өчен ни дә булса эшләгән, күбрәк булышкан саен бала уку процессына кереп китә алмый. Каш ясыйм дип, күз чыгарырлык булмасын.
3. Мәктәпкә барасы килсен өчен, анда балага рәхәт булырга тиеш. Билгеле, бу күбрәк укытучы, психологтан тора. Әмма әти-әниләр дә моңа булышып җибәрә ала. Әйтик, сыйныфны берләштерү өчен нинди дә булса чара, урамда пикник уздырырга, кая да булса барырга тәкъдим итәргә мөмкин.
4. Баланы авырлыкларны җиңәргә өйрәтергә кирәк. Хата – уку процессының бер өлеше. Бала үз хатасы өчен оялырга, үзен гаепләргә түгел, аны төзәтә белергә тиеш.
5. Баланы дус булырга өйрәтү хәерле. Үзегезнең мәктәп елларын искә төшерегез. Әле дә аралашкан сыйныфташлар бардыр. Балагызның да дусларын кунакка чакырыгыз, алар белән дуслашыгыз. Нәкъ менә дуслар мәктәп елларын истәлекле дә, шатлыклы да вакыйгалар белән баета.
Люция Ибәтуллинаның социаль челтәрдәге каналыннан алынды
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез