Быел 21нче тапкыр уза торган республика гаиләләре фестивале «Гаилә һәм Ватан бердәм» шигаре белән үтте. Әлеге чара ел саен һәркемнең күңелендә урын ала, ди Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. «Биредә җиңү җиңел түгел. Монда республикада яшәүче иң үрнәк, мактаулы гаиләләр җыелган. Аларга тиңләшергә кирәк. Бу гаиләләр өчен көч биреп торырга килүчеләр дә белә: аларныкы иң-иңнәре. Һәр гаилә бәхетле, нык, үрнәк. Гаиләләрегезне саклагыз. Бер-берегезне яратып яшәгез», – диде ул.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, фестивальдә буыннар тоташа. «Гореф-гадәтләрнең яшьләргә тапшырылуы да сөенечле, – диде ул. – Әлеге фестивальдә катнашкан 25 гаиләнең 19 ы күпбалалы. Димәк, алардагы традицияләр киләчәк буынга да күчәчәк».
Бәйгене оештыручыларның берсе Изольда Жуйкова, меңләп кешене бер канат астына сыйдырдык, ди. «Бәйгеләр күп. Әмма аларның менә шулай ике дистәдән артык вакыт узганнары бик сирәк. Без республикада яшәүче иң матур гаиләләрне сайлап алабыз. Бәйгегә әзерләнү сабырлык сораса да, ул ир белән хатынны да, якыннарны да берләштерә», – ди Изольда Жуйкова.
Үрнәк гаиләләр дигәннән, бәйгедә алар күп иде. Республика сайлап алу турында 35 район һәм шәһәрдән 54 гаилә көч сынашты. Фестивальдә исә 25 гаилә чыгышын күрдек. Казанда яшәүче Рузалия һәм Фәнис Шәрәфетдиновлар гаиләсе гомере буе «Казанкомпрессормаш» заводында эшли. Гаилә династиясен дәвам итәбез, ди алар.
– Мин контролер, ирем экскаватор йөртүче булып эшли. Мондый чараларда катнашканыбыз юк иде. Бераз каушап та киттек. Әмма бирешмәдек, безнең ярдәм итәргә торучы туганнарыбыз күп. Әнием Диләрә дә 89 яшендә булуга карамастан, ярымфиналга килде. Без «Аулак өй» күренешен күрсәттек. Яшьлекне искә төшердек, – дип сөйли Рузалия. – Яшьлек дигәндә, без Фәнис белән авылда, Сабан туйдан соң кичке уенда очраштык. Бераз гына аралашып йөргәннән соң аны армиягә алдылар. Шуннан соң юлларыбыз өзелде. Әмма язмыш безне барыбер бергә итәсе булган. 8 елдан соң янәдән очрашып, тормышны бергә башладык. Гөлназ исемле кызыбыз бар. Шөкер, бәхетле гомер итәбез.
Лаешта яшәүче Раушания һәм Рамил Хәйруллиннар гаиләсендә өч кыз үскән. Инде икесенең үз тормышы, кечеләренә 18 яшь. Бәйгегә кияүләр дә, оныклар да килгән иде. Хәтта 2 ае тулмаган кечкенә сабый да әбисе һәм бабасы өчен җан атып торды. Алар үзләренең традицияләрен, «Гаилә җылысы» бәйрәмен күрсәтте.
Казандагы кан салу үзәгендә бүлек мөдире булып эшләүче Раушания ханым бәхетне кешеләрнең гомерен коткаруга өлеш кертүдә күрә.
– Гаиләмдәге җылыны мин әле авыруларга да өләшәм. Изге һөнәрне сайлап ялгышмаганмын. Бер белмәгән чит кешеләр үз каннарын тапшырып, башкаларга ярдәм итәргә ашыгуны күреп, мин дә үзгәрдем. Яшәүнең мәгънәсен аңладым. Гаиләмне ярату да артты, – ди ул. – Кызларыма да үрнәк булырга тырышам. Аларга гаилә җылысын ничек сакларга икәнен гел әйтеп торам. Ирем Рамил белән аңлашып яшибез. Ул минем бер генә теләгемә дә каршы килми. Өй эченә мич чыгарып бирде. Безнең кичләребез тагын да матур, тагын да җылы хәзер. Шул мичтә пешкән ризыклар безне яшьлеккә кайтара, балалар исә гореф-гадәтләребезне яңарта. Ике кызым бәхетләрен башка һөнәрдә тапса, кечебез Камилә табиблыкка укырга керде. Димәк, минем юлымны дәвам итүчем бар.
Әлмәт районының Югары Мактама авылында гомер итүче Фәрраховлар гаиләсе безне уйландырырга мәҗбүр итте. Алар әбиләренең язмышын сәхнәләштереп күрсәтте. Бөек Ватан сугышы елларын искә алдылар. Һәр бала туган саен бер чыршы утырту гадәте дә саклана икән аларда. Шөкер, нәсел дәвамчылары бар. Бүген Лилия белән Руслан ике ул үстерә.
– Бәйгедә катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдык. Ул безне тагын да берләштерде. Ирем дә моны хуплады. Туганнарым да, ярдәм итәрбез, дип кенә торды. Инде хәзер финалга үк узасы килә. Безгә алты минут кына бирәләр. Ул вакытка барысын сыйдырып бетереп тә булмый. Сөйләр сүзләребез, гаиләбезнең матур гореф-гадәтләре күп, – ди Лилия.
Гаилә фестивалендә катнашучыларның иң-иңнәре финалда очрашачак. Алар арасында ире махсус хәрби операциядә катнашучылар, СВОга ярдәм итүче волонтерлар, тәрбиягә бала алып үстерүчеләр, күпбалалы гаиләләр һәм әле менә шушы бәйгедә катнашырга җыенганда гына ике ятимне үз канаты астына алучылар бар. Һәрберсенең үз язмышы, үз юлы аларның. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә: алар – яшәүнең кадерен, мәгънәсен аңлап, тормыш дилбегәсенә нык тотынган кешеләр.
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе «Гаилә» цифрлы ярдәмчесе эшләтеп җибәрә. Аның ярдәмендә ЗАГС органнары эшчәнлеге һәм гаиләләргә бәйле сорауларга җавап табарга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, 2025 елда ЗАГС органнарына 623 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу – республикада яшәүче һәр алтынчы кеше дигән сүз. «Гаилә» ярдәмчесе аша сорауларга тәүлек әйләнәсе җавап алырга мөмкин. ЗАГС хезмәткәрләре исә халыкны иң еш борчыган сорауларын ачыклап, киләчәктә аларны нәтиҗәлерәк хәл итү юлларын эзләячәк. «Гаилә» «Макс» платформасында урнашкан. Аңа Татарстанның ЗАГС идарәсе сайта аша да эләгеп була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез