Газетага язылу

Күтәрелсә дә, төшсә дә начар

Аңа күпләр әһәмият биреп бетерми. Чөнки яшәргә комачаулый торган билгеләре юк, кыенлык тудырмый. Табиблар исә, аның югары булуы да, түбән төшүе дә куркыныч, дип чаң суга. Сүзебез – кандагы холестерин турында.

Күтәрелсә дә, төшсә дә начар

Сәбәбе нидә?

Холестерин бавырда барлыкка килә торган, организмның яхшы эшләве өчен җаваплы липидтан гыйбарәт. Аның яртысын организм үзе эшләп чыгарса, калганын без ризык белән кабул итәбез. Холестерин организмда күзәнәкләр мембранасы өчен төзү материалы булып тора, шулай ук гормон, фермент һәм башка файдалы элементлар барлыкка китерү өчен дә кирәк.

Хәзерге көндә холестеринның югары булуыннан олылар гына түгел, яшьләр дә интегә. Бу күп очракта аз хәрәкәтләнү белән аңлатыла. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, даими стресс кичерү, борчылу да аның артуына сәбәп була. Артык авырлык, шикәр чире, майлы ризыклар да аны күтәрә. Ир-атларда холестеринның күтәрелүе нәфис затларга караганда күбрәк очрый. Хатын-кызларда исә менопауза һәм көмәнлелек чорында артуы күзәтелә.

Түбәне дә, югарысы да куркыныч

Холестерин нормадан артып киткәч, ул кан тамырлары стеналарына утыра башлый. Тора-бара кан агышы начарланып, кан тамырында төерләр барлыкка килергә мөмкин. Ә алар инфаркт, инсульт, атеросклероз кебек куркыныч авыруларга сәбәпче була. Холестерин нормадан артканда, кешенең йөрәк тибеше начарлана, аяклары сызлый, тән тиресендә сары таплар, күз тирәсендә каты төерләр барлыкка килә.

Аның түбән булуы да куркыныч. Еш кына диеталарда утырган, гемоглобины түбән булган, даими стресс кичерүче кешеләрдә ул еш очрый. Холестерины төшкән кешенең аппетиты һәм хәле булмый, ул тиз арый, хәтере начарая, андыйлар арасында сөяк сыну очраклары еш очрый.

Ничек котылырга?

Холестеринны төшерү өчен эшне начар гадәтләрдән арынудан башларга кирәк. Гәүдә авырлыгына да игътибарлы булу сорала. Шулай ук табиб кушкан даруларны да вакытында куллану зарур. Составында трансмайлар булган ризыкларны бөтенләй кулланмаска, клетчаткалы ризыкларга өстенлек бирергә киңәш ителә. Туклануга килгәндә, атнасына 2–3 тапкыр балык ашаучыларда холестерин күтәрелү очраклары сирәгрәк очрый.

Күпме булырга тиеш?

Яхшы – 5 ммоль/л;

бераз югары – 5 һәм 6,4 ммоль/л аралыгында;

уртача югары – 6,5 һәм 7,8 ммоль/л аралыгында;

бик югары – 7,8 ммоль/л дән артык.

Ничек тукланырга?

Холестеринны төшерә торган ризыклар: балык мае, җиләк, мүк җиләге, нарат җиләге, авокадо, көнҗет, көнбагыш, пестә чикләвеге, кабак орлыгы, эрбет чикләвеге, бадәм, зәйтүн мае, гранат.

Холестеринны күтәрә торган ризыклар: баллы, кыздырылган, маргарин, каһвә, фастфуд, сөт, кызыл ит, йомырка, казылык, майонез, консервлар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре