Калкансыман биздә йод ярдәмендә эшләнә торган гормоннар кеше организмының барлык органнарына һәм системаларына йогынты ясый. Үсеп килә торган организмга йод бигрәк тә кирәк. Аның җитмәве өч яшькә кадәрге сабыйларның психик үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарса, өлкәнрәк балаларда артык авырлык һәм еш авырулар буларак чагылыш табарга мөмкин.
1. Организмда йодка кытлык булмасын өчен атнага 2–3 тапкыр диңгез балыгы ашау зарур. Минтай балыгыннан әзерләнгән 80 граммлы 1 порция ризык организмны тәүлеклек йод нормасына баета. Диңгез кәбестәсе дә йод дефициты вакытында алыштыргысыз ризык булып тора.
2. Йодлаштырылган тоз куллану да аңа кытлыктан коткара. Аның организмга кирәкле тәүлеклек нормасы – 5 грамм. Бу – бер чәй кашыгы тоз дигән сүз. Әмма шуны исегездән чыгармагыз: йодлаштырылган тозны ризык әзер булганнан соң гына өстәргә кирәк. Чөнки пешергән вакытта йодның күп өлеше парга әйләнеп юкка чыгачак.
3. Кишер, томат, баклажан, суганда, әфлисун, фейхоа, бакча җиләге, хөрмә, алма һәм әстерхан чикләвегендә йод бар. Аларны көндәлек куллану хәлне җиңеләйтер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез