Газетага язылу

Сайлауда катнашып, җиденче айфонны отучы билгеле булды

Татарстанда “Бөтен гаилә белән сайлауга” бәйгесендә җиңгән җиденче айфон иясе билгеле булды.

Сайлауда катнашып, җиденче айфонны отучы билгеле булды
Фото: социаль челтәрдән

Ул – Гөлсирин Хәйдәрова. Әлеге бүләк уйнатуда 18-20 сентябрьдә Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш биргән һәркем катнаша ала.

Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «#ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре