Газетага язылу

Кыяр шиңмәсен өчен ничек сакларга?

Түтәлдән өзеп алган кыярны озак саклап булмый – бер-ике көн узуга, йомшарып, бозыла башлый. Әмма аны саклау сере бар.

Кыяр шиңмәсен өчен ничек сакларга?
Равилә Кашапова фотосы

Яшелчәнең тиз бозылу сәбәбе – дымның күп булуы. Суыткычта кыяр өстендә пар тамчылары барлыкка килеп, бактерияләр үрчүгә бик уңайлы мохит барлыкка килә. Шуңа күрә һәр кыярны кәгазь сөлгегә төреп куярга кирәк. Кәгазь суыткычта саклаганда барлыкка килгән дымны сеңдерә. Яшелчәне өсте «замоклана» торган зип-пакетка тутырырга. Капчык аны шиңүдән, ис сеңүдән саклый. Берникадәр вакыттан соң кәгазе дымланса, башкасына төреп куярга кирәк. Шул рәвешле кыярны әле тагын байтак вакыт дәвамында саклап булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре