Газетага язылу

Көз патшалары: агроном Хәким Моратовтан декоратив куаклар утырту буенча киңәшләр

Яңгырлар ешайганнан-ешаеп, бакча күңелсезләнебрәк калган бер мәлдә аңа ниндидер ямь, җете төсләр өстисе килә. Ничек итеп? Суыклар якынлашканда көз «патшалары» – көннән-көн матурлана гына барган куаклар үсеп утырганда, күңелсезлек-сагыш кебек хисләргә урын калмастыр, шәт.

Көз патшалары: агроном Хәким Моратовтан декоратив куаклар утырту буенча киңәшләр
Динара Әхмәт фотосы

Агроном Хәким Моратов сентябрь аенда безнең якларда декоратив куакларның ниндирәкләрен утыртырга мөмкин булуын аңлатты.

 

Спирея японская Широбана

Җыйнак кына бу куак җәен чәчәк ата торган сортка керә. Әмма көзен дә бер үк вакытта ак һәм алсу төстәге чәчәкләре белән сөендерүен дәвам итә. Спирея әйбәт кышлый, кояш ярата, әмма ярымкүләгәдән дә курыкмый. Теләсә нинди туфракта үсә. Төннәрен нык суыта башлагач кына чәчәк атудан туктый. Бу вакытта яфраклары кызгылт-сары төскә керә.

 

Барбарис

Берьюлы берничә төрен утыртсагыз, көзен «төсләр тамашасы» белән хозурланып туя алмаячаксыз! Сортына карап, җете сары, алтынсу, кызгылт-сары, куе кызыл төсләре белән үзенә җәлеп итә. Җитмәсә, бик матур кызгылт җимешләре кышка кадәр ботакларында эленеп тора! Барбарис кояшлы урында, уңдырышлы, йомшак туфракта бик әйбәт үсә.

 

Гамамелис виргинский

Суык кышка иң чыдам төр. Көзен чәчәк ата. Яфраклары бик юка, нәфис, чәчәкләре аксыл-саргылт төстә. Аны «тылсымлы чикләвек» дип тә атыйлар. Кояшлы урынны, көпшәк туфракны ярата.

 

Бересклет крылатый

Көзге бакчаның гүя кып-кызыл булып янып торган йолдызы диярсең! Акрын үсә. Җәй азагында куакта, алкалар кебек, җете кызыл төстәге җимешләре асылынып төшә. Әмма аларны ашарга ярамый – агулы. Яфраклары, салкыннар башлангач, сортына карап, алсу, куе кызыл яки алтынсу, кызгылт-сары төскә керә. Кояшлы урынга утыртырга кирәк.

 

Кизильник горизонтальный

Тәбәнәк кенә, әмма җәелеп үсә торган нәфис куак. Тиз үсә. Яшел төстәге вак яфраклары көзен кызгылт-сары төскә керә. Бигрәк тә сентябрьдә – кызгылт төстәге бик күп түгәрәк җимешләре өлгергән бер мәлдә күз явын алырлык булып утыра! Алар гыйнварга кадәр диярлек ботакларында эленеп тора. Кышын куак өшергә мөмкин, ләкин язын әйбәт кенә яңарып китәчәк.

 

Гадәти балан

Күпләребезнең бакчасында элек-электән үсеп килгән куак. Кемнәрдер – матурлык өчен, ә кемнәрдер җимешләре өчен үстерә. Кышлар чүпләп бетермәсә, җимешләре кыш буе ботакларында эленеп торырга мөмкин. Дым ярата. Кояшлы яки ярымкүләгәле урында, көчле җилдән ышыграк почмакта әйбәт үсә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре