Газетага язылу

«Ало, кем әле бу?» Яки телефоннан сөйләшү әдәбе

Бер караганда, бар да гади, җайлы кебек. Ул сине күрми, син – аны. Ләкин һәрнәрсәнең җае булган кебек, телефоннан сөйләшүнең дә үз кагыйдәләре бар. Күбесенчә эшлекле сөйләшүләргә кагылсалар да, аларны белеп тору берәүгә дә комачауламас.

«Ало, кем әле бу?» Яки телефоннан сөйләшү әдәбе

Телефонны кулга алганчы, сәгатькә карарга. Күпчелек белгечләр кешегә 9:00 сәгатьтән алып 20:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга киңәш итә. Әмма әңгәмәдәшнең эш графигы, көн тәртибе булуы турында истән чыгармаска кирәк. Сөйләшү мөһим темага булса, аны көннең беренче яртысыннан соңга калдырмаска киңәш ителә.

Телефонны озак алмыйлар икән, кат-кат шалтыратмаска. Гомумән, биш тапкыр «чакырганнан» соң башка көтмәскә киңәш ителә. Абонент җавап бирми икән, берәр сәгатьтән кабат шалтыратырга мөмкин.

Итагатьле булырга. Билгеле, синең матур итеп елмаюыңны күрмиләр. Ләкин «чыбык»ның теге очындагы кеше белән исәнләшергә, үзеңнең кем икәнеңне әйтергә, сөйләшергә уңайлы булу-булмавы белән кызыксынырга һичшиксез кирәк. Ахырдан исә әңгәмәдәшкә сезнең белән сөйләшергә вакытын кызганмаган өчен рәхмәт әйтү дә мөһим. Тавышны күтәрмәү, бүлдермәү турында әйтеп тә торасы юктыр.

Игътибарны читкә юнәлтмәскә. Эшлекле, мөһим сөйләшү вакытында, башка эшкә бүленмичә, әңгәмәдәшне игътибар белән тыңлау бик мөһим. Бер әйтелгәнне кат-кат сорау – ямьсез күренеш.

Әңгәмәдәшнең вакытын юкка сарыф итмәскә. Эшлекле сөйләшүләрне артык озакка сузмау хәерле. Төгәллек кирәк. Мөһим сөйләшүләргә алдан әзерләнү комачау итми. Моннан тыш, телефон аша эшлекле сөйләшүнең озынлыгы 3–5 минуттан артмаса хәерле. Вакыт сузыла икән, сөйләшүне очрашып дәвам итәргә мөмкин.

Әңгәмәдәш сөйләгән вакытта «әйе», «аңлашылды», «килешәм» кебек сүзләрне «кыстырырга». Күзгә-күз карап аралашкан вакытта кеше сезнең тыңлаганыгызны күрә. Телефоннан сөйләшкәндә исә кешене игътибар белән тыңлавыгызны белдереп торырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре