Газетага язылу

44 тапкыр СВОга барган Резеда: «Яхшы гамәлләрнең бик кирәк чагы»

Казанда яшәүче Резеда Маматаджиева 19 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә. Игелекле эшләре янына 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру да өстәлә. Шул вакытта хәйрия фонды оештырып җибәрә ул. Бүген фонд 1 меңнән артык кешене берләштерә.

44 тапкыр СВОга барган Резеда: «Яхшы гамәлләрнең бик кирәк чагы»
Фото: шәхси архивтан

– Мин башкача яши дә алмыйм инде, – ди Резеда. – Әнием Асия шәфкать туташы булып 43 ел эшләде. Кешеләргә ярдәм итү – нәселебезгә хас сыйфат. Кечкенәдән әнигә ияреп йөрдем. Хәтта икәү бергә бер ханымга бәби табарга да булышкан идек. Гомерем буе мин дә әни кебек кешеләргә ярдәм итәм, шәфкать туташы булам дип хыялландым. Дөрес, үсә төшкәч, башка һөнәр сайладым. Язмыштан узмыш юк, диләр бит әле, гаиләбезгә зур сынау килде: беренче балам ДЦП диагнозы белән туды. Кызымны аякка бастырыр өчен күп тырыштык. Йөртмәгән җир калмады. Гел бер теләк белән яшәдем: кызымны аякка бастырырга иде! Шөкер, Аллаһы Тәгалә яхшылыкларымны күрде, бөтенләй йөри алмаячак дигән балам аягына басты. Өмет итмәгән җирдән бит бу. Шулкадәр уңган-булган, куллары бөтен эшкә ятып тора торган кызым үсеп җитте. Аның дөрес итеп сөйләшүләренә дә сөенәм.

Гаиләдә бер кыз янында тагын ике малай үсеп килә. Балам кечкенә дип тә тормый, әле менә без очрашкан көнне дә фонд аша СВОдагы егетләргә бер машина йөк җибәрде алар.

– Өлешчә мобилизация башлануга, энемә повестка килде. Әмма кызганыч, ул анда бик каты яраланды. Ике аяксыз калган энемне эзләп табу да бик кыен булды, – дип сөйли Резеда. – Егетләргә ярдәм итү – безнең бурыч. Мин андагы хәлләрне бик яхшы беләм. Кайчагында йөк алып киткәндә, «Ничек курыкмыйсың син?» – диләр. Куркып ятып буламы соң? Әле бит минем ирем дә Ватан сагында. Ничек инде читтә калып була? Анда мине күпләр көтә. Төрле районнардан волонтерлар булыша. Аеруча Кайбыч, Питрәч, Лаеш, Биектау, Казанның Авиатөзелеш районында яшәүчеләр бик нык ярдәм итә. Мәктәп һәм балалар бакчаларына кадәр егетләргә кирәк-ярак җыюда үз өлешен кертә. Ай саен 3–4, кайчагында 5–6 тапкыр гуманитар йөк җыеп җибәрәбез. Ә инде айга бер тапкыр үзебез барабыз. Йөрәгем кушканны гына үтәп йөрим. Ярты көнем эштә, яртысы хәйриячелек белән үтә. Миңа шулай рәхәт. Бөтенләй дә белмәгән кешеләрнең җылы сүзе канатлар куя, алга атларга көч бирә.

Резеда психолог булырга укый. Кулында дүрт дипломы булса да, бу юнәлешне юкка гына сайламаган. Аның фикеренчә, СВО ветераннары, аларның әти-әнисе, хатыннары, туганнары белән сөйләшер өчен дә белемле булу кирәк.

– Андагы егетләр, монда кайткач, гаиләләрендә үзләрен башкача тота башлый. Ир белән хатын бер-берсен аңлый алмаган вакытлар да була. Шул чакта без ярдәм итәргә тырышабыз. Татарстан Рәисенең гранты ярдәме белән 5 кешене психолог белгечлегенә укыттык. Тагын әзерлибез, андый белгечләр кирәк булачак, – ди Резеда. – Нинди генә эшкә тотынсак та, ярдәм итәрә әзер торучы кызларга рәхмәт. Берәү дә, юк, дими. Бөтен кеше кулдан килгәнчә үз өлешен кертә. Халык бердәм. Алмасын да бирә, җиләген дә. Егетләргә коры аш ясар өчен дә күпме ризык кирәк бит! Яшелчә, җиләк-җимеш, ит. Коры боткалар да ясыйбыз. Разведкага йөрүче егетләр, әйтик, как ярата.

Резеда әйтүенчә, егетләргә көнкүреш техникасы да кирәк.

– Өйләрендә тик яткан телевизор, суыткыч, эш кораллары бар икән, безгә хәбәр бирсеннәр иде. Анда бар да кирәк, – ди ул. – Яхшы гамәлләрнең бик кирәк чагы. Без бердәм булганда гына Җиңүне якынайта алачабыз. Шуңа күрә булганына сөенеп, үзебездән артканы белән бүлешеп яши алсак иде. Изге эшләребез үзебезгә әйләнеп кайтачак. Монысын инде мин яхшы беләм.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре