Аның «Язмышлар», «Бәхеткә юллар эзләдем», «Йөрәкләрен шакыйм» кебек җырларын халык бигрәк тә ярата. Флүрә Талипова зарланып утыра торган кеше түгел. Аның бар дөньясы иҗат белән тулган һәм ул аны тамашачыга өләшү өчен, Россия буйлап татар авылларында гастрольдә йөри. Без аның белән менә шундый сәфәрләре арасында әңгәмә корып алдык.
– Юлда йөрү бик рәхәт нәрсә түгел, кайберәүләр республика эчендәге авылларга да сирәк бара. Сез нәрсә дип сәфәр чыгасыз?
– Мин иҗат юлымны башлаганнан бирле гел юлда. 2012 елларга кадәр Закир Шаһбан белән дә бер төркемдә эшләп йөрдек. Аннары үзем аерым иҗат сәфәрләре оештырдым. Пандемия вакытында гына туктап тордым. Инде 2023 елдан кабат юлда. Россиянең бик күп төбәкләрендә булырга өлгердем: Пермь, Самара, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург өлкәләре – күп инде алар. Мине эчке энергиям шулай юлда йөртәдер. Аны чыгармасаң, үзең янып бетәсең бит. Тик утыра алмыйм, эчемне нәрсәдер бораулап торган кебек. Гомерем буе ялгыз булдым. «Ялгызлыкның ялы юк», – диләр бит. Шул ялгызлыгым эшләргә, тик тормаска өйрәтте. Сүз дә юк, юлда йөрү авыр. Ләкин мин үземнең сәламәтлегемне кайгыртып торам. Нәселдәнлек тә бардыр. Әнием дә 92 гә җитте. Аллага шөкер, сәламәт, бер эшсез утырмый, урамга да чыга, укый да. Әнигә охшаганмындыр дип уйлыйм.
– Концертларыгызны халык ничек кабул итә?
– Концертлар үзенчәлекле. Анда без милләт темасын, бүгенге актуаль мәсьәләләрне күтәрәбез. Ул халык белән аралашу аша бара. Тамашачы: «Безнең мондый концертны күргән юк иде, бу шоу түгел, башкаларныкына охшамаган. Нишләп сезне күрсәтмиләр, нишләп без сезне белмибез?» – ди. Аларның җылы сүзләре миңа илһам, көч бирә, халыкка кирәклегемне тоеп кайтам.
– Сезнең Айдар Хәлим сүзләренә иҗат ителгән «Татар язмышы» дигән бик үтемле җырыгыз бар. Клип та төшердегез. Бу җырның сүзләренә ничек игътибар иттегез?
– Көйләр яза башлаган вакыт. Эзләнәм. Язган җырларымны «Күңел» радиосына илтеп бирәм. Халык ярата торган сагышлы «Язмышлар» җырым чыкты. Иҗатым шулай күтәрелгән бер чорда миңа мәхәббәт, туган як, әниләр турында язган җырлар гына җитми башлады, тирән мәгънәле шигырьләр кирәк иде. Айдар абый Хәлимнең өенә бардым. Милләтпәрвәр булуын белә идем бит. «Сезнең шигырьләргә җырлар язып карыйсым килә», – дидем. Ул миңа бик сынап карады да, «Нишләп йөри инде бу?» дигәндәй озатып калды. Яшь идем бит әле. Шул очрашудан соң 10 еллап узгач, Чаллыда Айрат Суфияновның кичәсендә җырладым. Ул вакытта минем «Хәтер», «Йөрәкләргә шакыйм» кебек җырларым чыккан иде инде. Айдар абый сәхнәгә менде дә: «Минем шигырьләргә дә җырлар яз, сеңлем», – диде. Шуннан соң өйгә кайттым да, аның шигырьләр җыентыгын актарып, «Татар язмышы» дигәнен сайлап алдым. Ун минут эчендә көен дә язып куйдым. Күрәсең, миңа Айдар абыйдан хәер-фатиха кирәк булгандыр. Үзенә җырлап та күрсәттем. Озак та үтми аранжировкасын ясатып алдым. Клибын да төшердек. Бик үтемле җыр булып чыкты шул.
– Гармунда да бик матур уйныйсыз. Ул сезне нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Кечкенәдән үк гармунда уйныйсым килде. Әнине дә, алып бир әле, дип тинтерәтә идем. Бу юкка гына булмаган икән. Соңыннан гына аңладым: әлеге теләк миңа геннар аша күчкән. Гармунда әтием бик матур уйнаган, клубта да халыкны биетә, җырлата торган булган. Бик кызганыч, мин аны хәтерләмим. Ул вафат булганда, бер яшьтә генә булганмын. Балачактан ук теләсәм дә, гармунда уйнарга студент булгач кына үзлегемнән өйрәндем. Үсмер чакта андый мөмкинлек булмады. Безнең өйдә һәрвакыт эш иде. Уен коралларында уйнап, җырлап утыру вакытны бушка уздыру дип саналды. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында укый башлагач кына теләгемә ирештем. Кайда нинди гармун күрдем, сорап алдым да өйрәндем.
– Сез Башкортстанның кайсы районыннан?
– Юрүзән елгасы, шифаханәләре белән дан тоткан Салават районында туып үстем. Әниемнең әти-әнисе Татарстанның Саба районыннан. Алар Көек авылында хәлле тормышта яшәгәннәр. Кибет биналары, торган нигезләре әле дә саклана. Тик байлыкларын тартып алганнан соң, Башкортстан ягына чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Җан тартмаса, кан тарта, дип әйтәләр бит әле, мине дә бабаларым яшәгән Татарстан үзенә тартты.
– Иҗат иткән җырларыгызның күбесе моңсу. Бу нәрсәгә бәйле?
– Кешедә моң туганда ук була, дип уйлыйм. Вакыты җиткәч, ул үзе бәреп чыга икән. Минем дә үземдәге энергияне, хис-тойгыларымны җыр аша җиткерәсем килде. Гармунда уйнамасам, миңа нәрсәдер җитмәс кебек иде. Шуңа өйрәндем дә. Аннары көйләр иҗат итә башладым, күңелемдәге хисләрне җырларыма салдым. Җырламасам, мин нишләр идем икән? Чиргә сабышыр идем, мөгаен. Әйе, җырларым моңсу. Бу – минем эчке халәтемдер инде. Әйттем бит, әби-бабаларым туган җирләреннән куылган. Башкортстан җиренә килгәч тә, үзләрен килмешәк дип хис иткәннәрдер. Аларның хисләре миңа да күчкәндер, дип уйлыйм. Тормыш та шундый булды бит инде. Кечкенәдән үк әтисез калу, юксыну, ялгызлык, ике баланы үземә аякка бастырырга туры килде. Болар барысы да шундый сагышлы җырлар язуга китергәндер.
– Җырларыгыз моңсу булса да, күңелегез яшь икәнлеге сизелә...
– Янып яшәвем, яшь булырга тырышуым тормышны, кешеләрне яратуга, матур булырга тырышуга бәйле. Кешенең иң беренче чиратта күңеле матур булырга тиеш. Ә мин шуңа омтылам. Шул йөземә чыгадыр. Укып та йөрим әле. Казан дәүләт мәдәният институтында магистратурада Винера Әхәтовнада белем алам. Быел икенче курста. Диссертация дә яза башладым. Җырчы булгач, белемем дә булырга тиеш, дип уйлыйм һәм бу күптәнге уем иде.
– Сез иҗат иткән җырларны кемнәр җырлый?
– Без Әлфинә Әзһәмова, Эльмира Сөләйманова белән бер чорга туры килдек. Җырларымны алар башкарды. Илмира Нәгыймова, Илнар Сәйфиев, Айгөл Сагынбаева, Гөлназ Сираева, Ирек Ногманов, Миңгол абый Галиев, Резидә Төхвәтуллина, Алинә Шәрифҗанова, Рамил Миндияр, Гөлдания Хәйруллина... Күп инде алар.
– Иҗат кешесе хыялый бит ул. Сез нинди хыяллар белән яшисез?
– Студент вакытта ук шигырьләр дә яза башлаган идем. Аларга көйне сирәк язам. Чөнки күбесе җыр өчен туры килми. Анда уйланулар, багышлаулар. Бер – шигырь, бер җыр җыентыкларым һәм бер проза әсәрем чыгарга тиеш дип әйткән сүзем бар иде. Менә шул хыялымны тормышка ашырасым килә. Киләчәктә үземнең гыйбрәтле язмышым хакында проза әсәре дә язармын дип уйлыйм. Барысына да вакыт кирәк. Үземне әле генә янып эшли башлаган кебек хис итәм. Казанда концертымны да оештырырга телим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез