Әле чараны «Бала-Сити» күптелле балалар бакчасы һәм мәктәпләр челтәре Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәләп уздыра.
– Фестиваль инде сигезенче тапкыр тапкыр уза. Аның чараларын яңа уку елы алдыннан һәм апрельдә – Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан оештырабыз. Укытучылар өчен бәйгеләр күп, ә менә тәрбиячеләр өчен сирәк. Тәрбиячеләр турында күбрәк сөйләсәк иде. Әти-әниләр сабыйларын бакчада калдыра да эшкә чаба. Тәрбиячеләрнең күзләренә карап, рәхмәт әйтергә дә вакытлары юк, – ди «Бала-сити» җитәкчесе, «Туган тел фест» фестивален оештыручы Альбина Насыйрова. – Бу чарада татар тәрбиячеләрен, укытучыларны, методистларны бер мәйданчыкка җыябыз. Беренче елларны фестиваль буларак үткәрсәк, быел бәйге-премия дәрәҗәсенә күтәрдек. Катнашучылар гариза тапшыра һәм үз осталыкларын сыный, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Кемдер әкият яза, кемдер җыр дәресен кызыклы итеп алып бара. Сәләтле тәрбиячеләребез бик күп. Бу чарага килмичә калырга ярамый. Беренчедән, илһамланып китәсең, икенчедән, яңа алымнарга өйрәнү мөмкинлеге бар.
Альбина Насыйрова әйтүенчә, замана баласы бик гаҗәп. Әгәр уеннар кызык һәм тиз булмаса, аларны уйнарга мәҗбүр итеп булмый. Шуңа күрә «Бала-Сити» бакчасы тәрбиячеләренә дәресләрне кызыклы итеп уздыру буенча шактый уйланырга туры килә.
– Моның өчен без үзебез дә үзгәрергә һәм кызыклы проектлар уйлап табарга тиеш. «Акыллы уеннар» проекты инде зур фестивальгә әйләнде. Аның балаларга татар телен өйрәтүдә, фикерләү сәләтен арттыруда файдасы зур. Республикадагы 150 бакчада тәрбияләнүче балалар әлеге уеннарны бушлай уйный ала, – диде ул кызыксындыру чаралары турында.
Сүз уңаеннан, «Туган тел фест» республика бәйге-премиясен йомгаклау бу атнаның шимбәсендә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркында узачак. Анда теләге булган һәр тәрбияче һәм укытучы килә ала. Оештыручылар күчтәнәчләрен дә мулдан әзерләгән.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез