Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Кытай мөнәсәбәтләрен «бөтен дөньяга үрнәк» дип бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе губернаторы Чжоу Найсян белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Кытай  мөнәсәбәтләрен «бөтен дөньяга үрнәк» дип бәяләде
Фото: Республика Рәисенең матбугат хезмәте

Республика Рәисе Татарстан делегациясенә бик бай һәм файдалы программа оештырган өчен провинция җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.

Ул Россия белән Кытай арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән югарылыкка күтәрелүен искәртеп,  аларны дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр үрнәге буларак бәяләгән. Татарстанга килгәндә, республика үзенең ягыннан Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерергә саллы өлеш кертеп килә. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы күрсәткечкә җитеп, 3,3 миллиард доллардан арткан.

“Соңгы еллар эчендә Кытай чит илләрдән республика икътисадында төп инвесторга әйләнде – әлеге күрсәткеч, 20 тапкыр артып, үсүен дәвам итә”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, Шаньдун – инде 2008 елда ук Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган тәүге провинция. Шуннан бирле республикада Кытайның күп кенә сәнәгать компанияләре белән ныклы мөнәсәбәтләр урнаштырылган.

Республика Рәисе шулай ук бүген булып узган мәгариф форумы турында тәфсилләп сөйләп үткән. Аның басым ясап әйтүенчә, Татарстан төп индустриаль төбәк кенә түгел, бәлки фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе буенча танылган лидер да.

“Алдынгы технологияләр буенча Россия-Кытай университетын – КРУТех булдыру тәкъдиме мәгариф өлкәсендә Россия – Кытай хезмәттәшлеге елларын уздыру планына кертелгән уникаль тәкъдим”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге проектны мәгариф проекты буларак кына түгел, ә иң элек ике илнең технологик лидерлыгын ныгыту өчен нигез буларак каравын әйткән. Очрашу азагында кайбер килешүләргә кул куелган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре