Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Чия яфрагы белән помидор тозлау

Рәмзия Гатауллина рецепты:

Чия яфрагы белән помидор тозлау

1 литрлы банка өчен кирәк: 2 кило вак помидор, 30 чия яфрагы, 1 тырнак сарымсак.

 

Маринад өчен: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз (түбәләмә), 3–5 аш кашыгы шикәр комы, 50 мл аш серкәсе (9 процентлы).

 

Әчесен бетерү өчен, чия яфракларын тоз эремәсендә (1 литр суга 2 аш кашыгы тоз) бераз гына тотабыз. Шуннан соң краннан агып торган су белән юабыз. Помидорларны югач, ярылып китмәсеннәр өчен, җимеш сабы тирәсеннән теш чистарткыч агач таякчык белән тишкәлибез. Помидорларны, яфраклар белән чиратлаштырып, парландырылган банкаларга тутырабыз.

 

Сарымсакны турап салабыз. Банкага кайнап торган су агызып, 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, тоз, шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарабыз. Ахырдан серкә салып, тимер капкач белән борып ябабыз. Суынганчы җылы әйбер белән каплап тотабыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре