Газетага язылу

Ирләр кирәк: «ВТ» журналистының уйланулары

Капка төбенә килеп туктаган машинадан күптәнге танышым Евгений чыкты. Кышкы салкын кичләремне җылытучым ул минем. Әле дә ярдәм итәргә килгән әнә. Машинасы багажнигыннан инструментлар тутырган сумкасын алды да ишегалдына атлады.

Ирләр кирәк:  «ВТ» журналистының уйланулары
Автор фотосы

Евгенийны күрүгә, авызымны җыя алмый елмаям мин. Мине сертификатлы газовик итә язган кеше ул...

Ирем командировкага киткән бер кышкы кичне балаларны ияртеп, азык-төлек тутырган пакетлар күтәреп өйгә килеп керсәм, идәннәр сап-салкын. Канишны! Ачуымнан пакетларны шап итеп шул салкын идәнгә утыртып куйдым. Ир кеше берәр кая киттеме, махсус эшләгән кебек, йортта нидер ватыласын көт тә тор.

Кечкенә чакта әттә берәр эш белән район үзәгенә китсә дә шундый хәлләр була иде. Көтеп кенә тора инде менә! Йә симертергә дип бәйләп куйган үгез богаулардан ычкынып, абзар ишеген ватып чыга, йә аркандагы ат бавын өзеп чаба, йә сыер үгез сорый. Әнә шуның ише, хатын-кыз үзе генә хәл итә алмаслык иң җүнсез хәл була да тора. Менә йөгерәсең инде аннары күрше Равил абыйга, бабайларга, әттәнең абый-энеләренә... Көч-хәл белән малларны яңадан абзарга кертеп урнаштыргач, сыерны ферма үгезе янына алып менеп төшкәч кенә әттә кайта. Өйгә тынычлык, ныклык, терәк кайта. Ә син шул арада да әллә нинди стресслар кичереп, олыгаеп калган кебек буласың хәтта.

Газ котелы да – әнә шул ирем ераккарак чыгып киткәнне генә көтеп тора торган җүнсез бер әйбер. Янына да керергә куркам мин аның. Нинди яңадан эшләтеп җибәрү тагын! Әмма өч бала белән кышын салкын өйдә йокларга да теләк юк. Иртәнгә кадәр түзәр әле, дип тә булмый, су катса, тагын мең төрле мәшәкать чыгасын уйлап, иремә хәбәр юллыйм. «Сөйләшә алмыйм, газовик Женяга шалтырат, аңлатыр» дигән җавап кына язып җибәрә.

Иркенләп кичке ашын ашарга утырган Евгенийга да тынгылык бирмәдем ул кичне. Чәйни-чәйни булса да, миңа торбадан суны агызырга, агызганы урынына яңасын тутырырга, урамга чыгып торбадагы тяганы тикшерергә өйрәтте. Бу тырышлыкларым да бушка китте, котел кабынып китәргә уйламады да. Инде ясап куйган чәен бер читкә этеп куеп, Женя (ул арада «на ты» күчкәнне чамалыйсыздыр) мине газ котелының ишеген салдырырга үгетли башлады. Менә мин инде отвертка тотып шөрепләрне сүтәм... Ул арада каһәр суккан котелы да кабынып китте, минем маңгайдан тир бәреп чыкты. Бер күзем зәңгәр утка карый, икенчесе әллә ниткән соры помпаны эзли. Аны табып, сүтеп, башымны котел эченә диярлек тыгып, өреп чистарттым. Каш та, чәч тә янмады тагын үзе, рәхмәт төшкере. Инде котел иркенәеп эшләп китте, мин таныш шөрепләрне кире урынына борып, ишеген каплап куйдым...

– Киләсе атнада, килеп, котелыгызны чистартып китәрмен, сиңа газовик сертификаты алып киләм, – дип көлә Женя.

Алдагы атнада да, аннан соң да килмәде, мин өреп чистарткан помпалар белән кыш та, яз да чыктык. Инде кышка озак калмады дип, чакыртып алдык үзен. Безнең газ котелы белән күптәнге дуслар кебек аралашучы газовик бөтен җирен карап, төзәтеп, тикшереп чыкты. Бер ел ватылмаска боерды.

– Үземнең өйдә дә шул хәл. Өстәмә укытырга җибәрделәр дә өч көн өйдә булмадым. Шул арада кер машинасы ватылды, үтүк янды, микродулкынлы мич эштән чыкты. Зинһар, бер нәрсәгә дә кагылмыйча тор, мин кайтканчы төзек әйбер калмый болай булса, дидем хатынга, – дип көлә Женя.

Газ котелы белән куркыта алмыйсыз мине хәзер, көйсезләнсә дә зыян юк, акылга утыртырлык кына осталыгым бар, дим эчтән генә. Юк инде, ватылмасын! Газ котелы да хатын-кыз кулына калса, ирләргә нәрсә кала аннары? Хуҗалыкта безгә таныш булмаган, аеруча катлаулы тоелган, ир кулы кирәк булган күпме генә эш калгандыр, анысына да хуҗа булмыйк әле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре