Яңгыр явып китә дә матур итеп кояш чыга. Гөмбәчеләр муллыкка шатланып туя алмый. Урманнарда гына түгел, юл кырыендагы агачлыклардан да халык кәрҗин тутырып гөмбә җыеп чыга. Ләкин саклык турында да онытырга ярамый. Үткән атнада Татарстанда бер гаилә үзләре җыйган гөмбәне ашап агуланды.
Алдый торган гөмбә
Сөнгатуллиннар гаиләсе урманнан майлы (масленок) һәм ал (сыроежка) гөмбәләр җыеп алып кайта һәм кичен бәрәңге белән кыздырып ашый. Ләкин кәрҗингә томсык (бледная поганка) гөмбә дә эләккән була. 3 кешелек гаилә хастаханәгә эләгә.
7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, аларның хәлләре бүгенгә тотрыклы дип санала. Кирәкле медицина ярдәме тулысынча күрсәтелә. Сөнгатуллиннарның 17 яшьлек кызларын Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киткән булалар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча кызның хәле кискен авыраю сәбәпле, табиблар аны Мәскәүгә озатырга мәҗбүр була. Аңа башкала хастаханәсендә бөер күчереп утырту буенча операция ясала. Бүгенгә хәле авыр, ләкин тотрыклы. Бу гаилә белән булган очрак бердәнбер түгел. Табиблар сөйләвенчә, ел башыннан Татарстан хастаханәләренә томсык гөмбә белән агуланып 26 кеше мөрәҗәгать иткән.
Алия Насыйбуллина, гөмбә җыйганда үзең таный торганнарына гына үрелергә кирәк, дип кисәтә. Табиб әйтүенчә, урманга барганчы башта гөмбәләрне танып белергә өйрәнергә кирәк. Һәр гөмбәнең ялган – агулы төре булырга мөмкин. Шуңа да гөмбә җыючыларга игътибарлы булу сорала. Агулы гөмбә ашаган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Ярдәм килгән арада, ашказанын мөстәкыйль юдырып карагыз: күп итеп су эчегез, без бераз тозлырак су эчәргә кушабыз һәм махсус рәвештә косарга тырышыгыз. Иң яхшысы – тизрәк табибларга мөрәҗәгать итү, – ди Алия Насыйбуллина. Шуны да онытмагыз: агуланган очракта спиртлы эчемлекләр, авыртуны баса торган дарулар эчәргә ярамый.
Иң куркыныч гөмбә
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев аңлатканча, томсык гөмбә иң куркыныч гөмбәләр исәбендә тора. Аның агулы матдәләре термик эшкәртү вакытында таркалмый: пешерү дә, кыздыру да, киптерү дә токсиннарны зарарсызландырмый. Өлкән кешегә агулану өчен бер гөмбә җитә. Агулануның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, агу инде бавырны һәм бөерләрне зарарларга өлгергән була. Томсык гөмбәне еш кына шампиньон һәм ал гөмбә белән бутыйлар. Әмма шампиньонның эшләпәсе астында булган пластинкалары алсу, аннары шәмәхә төсенә керә, ә томсык гөмбәнеке алар гел ак булып кала. Ал гөмбәнең исә эшләпәсе астында «якасы» һәм аякларында боҗрасы юк. Ул агулы гөмбәдән шул ягы белән аерыла.
Гөмбәче Илдар Низамов гөмбәне танып белмәүчеләргә тормышларын куркыныч астына куймаска киңәш итә. «Урманга барганчы гөмбәне өйрәнергә кирәк. Агулы һәм ашарга яраклы гөмбә бергә үсми, шулай да күпләр аны бутап җыя. Аера белми. Чебен гөмбәсе генә агулы дип алданучылар күп», – ди ул. Илдар Низамов әйтүенчә, гадәттә агулы гөмбәләрнең төсләре бик ачык була. Кайбер төрләренең эшләпәсе кулга ябышып тора. Агулы гөмбәләрне кискәч, сабагының төсе үзгәрә.
– Күзәтүдән чыгып шуны әйтә алам: агулы гөмбәгә беркайчан да бөҗәкләр кунмый. Алардан дару, хлор исе килгән кебек. Мондый гөмбә кулыгызга эләксә, аны тизрәк ташлау ягын карагыз. Күпләр агулы гөмбәне ашарга яраклысыннан аеру өчен суган белән кайнатырга киңәш итә. Бу – халык арасында киң таралган уйдырма гына. Гөмбә кайнаган суга салынган суган соры яки зәңгәрсу төскә керә икән, гөмбә агулы дигән сүзгә ышанмагыз да, бу алымны кулланмагыз да, – ди Илдар Низамов.
Гөмбәне шикәр чире, ашказаны, эчәк авыруы белән интегүчеләргә ашарга ярамый. Шулай ук кайбер гөмбәне спиртлы эчемлекләр белән дә куллану тыела. 14 яшькә кадәр балаларга урман гөмбәсе ашарга киңәш ителми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез