Франк Артига командасының бердәнбер тубын пенальти ярдәмендә Жак Сиве кертте. Бу – аның яңа сезондагы бишенче тубы. Әмма бу көннәрдә Казанда башка футболчы турында сөйләштеләр.
Килде, күрде, калачак. 6 сентябрьдә Казан клубы үзенең социаль челтәрләрендә шундыйрак рухтагы хәбәр урнаштырды. Сүз – моңа кадәр «Крылья Советов» өчен туп типкән Иван Олейниковның Татарстан башкаласына күчүе турында. Аны кочак җәеп каршы алдылар, клуб президенты Марат Сафиуллин да футболчы белән очрашты, аннары алдан ук әзерләп куелган һәм 19 нчы сан сугылган футболка тотып фотога да төштеләр. Тамашачы сөенде, баш тренер Франк Артига да шатлыгын яшермәде. Чөнки командага яңа уенчылар, яңа көч кирәклеге турында соңгы вакытта еш кабатлады ул. Ә Иван Олейников үзенең нинди уенчы булуын бер көн элек – 5 сентябрьдә Самара командасы составында уздырган соңгы матчында да раслаган иде. «Краснодар»га каршы узган ул уенда ике нәтиҗәле пас бирде. Сүз уңаеннан, чемпионат лидеры ул очрашуда яңа сезонда беренче мәртәбә очко югалтты. Шуңа күрә Иванны мактаучылар да, шул ук вакытта ЦСКА, «Локомотив» кебек Мәскәү клублары тарафыннан кызыксыну була торып, Казанны сайлаганына гаҗәпләнүчеләр дә булды. «Рубин»да шатлыклы хәбәрне болай дип тәмамладылар: «Футболчы якын арада медосмотр узачак, ә аннары клуб белән килешү имзалаячак».
Икенче көнне исә Иван Олейниковның юкка чыгуы билгеле булды. Дөресрәге, ул медосмотрга килмәгән, ә Мәскәү ягына каерган. Кайчандыр ЦСКАда тәҗрибә җыйган спортчы үзенең киләчәген башкала клубы белән бәйләргә булган. «Рубин»га рәсми рәвештә белдерү ясарга туры килде: «Иван Олейников, аның трансферы турында элек ирешелгән килешүләргә карамастан, безнең клубка күчүдән баш тартты. Кул кысыштык, футболчы ягы белән дә, «Крылья Советов» клубы белән дә барысы турында да килештек. Безнең клуб, уенчы ягыннан аермалы буларак, барлык килешүләрне үтәде. Бүген Олейниковның Казанда медицина тикшерүе планлаштырылган иде – ул анда килмәде. Соңрак футболчы безнең килешүләрдән баш тартып, контрактка кул куймау карарын кабул итүе турында җиткерде».
Футболчы ни өчен мондый адымга барган? Аңлашыла инде, Мәскәү тормышы кызыктыра. ЦСКАда уйнау балачак хыялы да булырга мөмкин. Акча мәсьәләсен дә искә алмый булмый.
Анысы еш кына авыррак баса. Бер караганда, бернинди канун бозмаган. Имза юк бит, димәк, үзе теләгәнне эшли ала. Ә инде бу вакыйгага кеше буларак бәя бирергә алынсак, танылган футболчы Андрей Тихоновның фикере урынлы булыр: «Хәзер 90 нчы еллар түгел инде, футболчыларның егетләрчә кыланмавы төрле эшләрдә күренә». Сүз уңаеннан, бу атнада «Рубин» Мәскәүдә ЦСКАга каршы уйный. Бу вакыйга ике клуб арасындагы мөнәсәбәтләрдә ничек чагылыр?
Охшаш хәл моннан 7 ел элек булган иде. 2019 елның җәендә «Рубин» аңарчы «Оренбург»та уйнаган ярымсакчы Алексей Сутормин белән килешү имзалаганын игълан итте. Ә бер атна дигәндә, ул «Зенит» футболчысына әверелде. Дөрес, илнең иң көчле һәм хәлле командасына барып эләксә дә, зур уенчыга әйләнә алмады. Сүз уңаеннан, Казанда аңа да 19 нчы сан сугылган футболка тоттырып, фотога төшергәннәр иде. Хәзер «Рубин»да бу санны тыярга туры килмәгәе.
Әнә шундый шау-шулы вакыйгалар булган көнне Казан командасы үз кырында «Ахмат»ны кабул итте. Очрашу 1:1 исәбе белән тәмамланды, бу – «Рубин»ның яңа сезондагы 7 матчта дүртенче ничьясы. Өч очко алыр өчен бер адым җитми. Баш тренер әнә шул адымны ясарлык уенчылар эзли. Килүчеләргә, күреп торабыз, өмет бик зурдан түгел. Шуңа күрә булганнарыннан көтәргә туры килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез