Фестиваль 400дән артык махсус операция ветеранын һәм СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларын, профсоюз хәрәкәте һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләрен, хезмәт династияләрен берләштерде. Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советының мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Фәрит Мөхәммәтшин фестивальне ачып, бүген залда хәрби һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләр, шулай ук катлаулы вакыт авырлыкларын уртаклашучылар җыелганын билгеләп үтте. «Без СВОда катнашучыларга актив ярдәм итәбез, алар лаеклы җиңүләргә ирешәләр. Шулай ук тылда, гаиләдә, борчылып һәм өмет белән туганнарының кайтуын көтүчеләргә дә хөрмәт күрсәтергә кирәк», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының мактаулы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында кайгырту, тормышны җайга салуда ярдәм итү – дәүләтнең төп өстенлеге. Ул хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә гамәлгә ашырыла – федераль дәрәҗәдән алып муниципаль дәрәҗәгә кадәр һәм ватан мәнфәгатьләрен яклауда катнашучыларга ихлас рәхмәтен гәүдәләндерә. Ветераннарга ярдәм итү чаралары бердәм механизмга корылган: социаль, юридик һәм психологик ярдәм алырга мөмкин һәм ул тормышның конкрет ситуацияләренә җайлаштырылган", – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының мактаулы Рәисе.
Ул шулай хакимиятнең башкарма органнары, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, муниципаль органнар ярдәмендә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бүген республикада ветераннарга адаптацияләү һәм реабилитацияләүдән алып квалификациясен үзгәртүгә һәм эшкә урнаштыруга кадәр ярдәм итү системасы булдырылганлыгын әйтеп үтте. "Бу фестиваль очраклы гына үткәрелми. Дәүләтнең һәм бөтен җәмгыятьнең иң мөһим бурычы һәм җаваплылыгы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре, Ватанга тугрылыгы, шул исәптән закон чыгару һәм иҗтимагый эшләрдә дә кирәк. «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән свода катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча комплекслы система булдырылды – 180нән артык федераль закон кабул ителде», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез