Конкурсның юбилей сезонында Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог катнаша. Алар арасында — 85 укытучы һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 46 тәрбияче, дип хәбәр итә Татар-информ ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына сылтама белән.
Конкурсның оештыручысы – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, операторы – Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.
Бүген конкурс программасын «Методик остаханә» ачып җибәрә. Катнашучылар үзләренең педагогик идеяләрен, авторлык эшләнмәләрен һәм практикада сыналган һөнәри алымнарын тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасын конкурста Казан шәһәренең Совет районындагы 11 нче күп профильле лицейның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Курамшина һәм Казан шәһәренең Идел буе районындагы 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева тәкъдим итә.
Конкурсның тантаналы ачылышы 8 сентябрьдә — Россия Федерациясе халыклары телләре көнендә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез