Болай булмый, бензин бетеп, барган җиреңнән өйгә кайта алмый калсаң, нишләргә? Машинаны кайтарып куйдым да тәрәзәдән урамны күзәтә башладым. Хәрәкәт бераз кимегән шикелле. Чөнки инде менә дүртенче көн бензинга кытлык. Ә заправкаларда – чакрымнарга сузылган чират.
Интернетта күңелне тынычландырырлык хәбәрләр күренгәли үзе. Ягъни мәсәлән, бензин бар, һәркемгә җитә, машиналарга кирәк кадәр генә салыгыз. Анысы шулай шулаен, тик менә кешегә һәрчак нидер җитми бит. Алган саен күбрәк аласы килә. Кешенең табигате шундый инде, дип күңелне тынычландырасы иде дә бит, әмма яшәешебездәге тотрыксызлык барыбер тынычлык бирми.
Үземнең ризык-мазар алырга кибетләргә чыкканым юк, тик «озынколак» хәбәрләргә караганда халык кибет киштәләрен бушата башлаган, ди. Уйладым-уйладым да, тормышны тәрәзәдән генә күзәтеп булмас дип, күршедәге кибеткә кердем. Киштәләр буш түгел үзе, әмма «запасланырга» килгән халык та шактый.
Хәтерлим, моннан шактый еллар элек шундыйрак хәл килеп тугач, халык кибетләрне «чистартып» бетерде. Ә аннан соң артыгын җыйган кешеләр бозылган ризыкларны чүплекләргә чыгарып ташларга мәҗбүр булдылар. Дөрес, ул ризык та әрәм булмады, чүплекләрне этләр, карга-козгыннар сырып алды. «Алар да җан иясе бит, ашасыннар», – дип үзебезне тынычландырып азапландык, тик күңелгә барыбер дә курку кергән иде.
Мондый хис бүген дә үзен сиздергәли, һәм аны кешеләр үзләре тудыра кебек. Һаман нидер бүлешәбез. Тартышабыз, сугышабыз. Кинәт кенә Әнгам Атнабаевның бер шигыре искә төште.
Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми.
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта ат җитми.
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми.
Планетасы җитми...
Күк җитми...
Шушы урында Әнгам аганың шигырен бүлеп: «Кешеләргә бәлки акыл кереп җитмидер», – дип өстисе килә. Мөгаен, шулайдыр ул. Шуңа күрә бензин да җитмидер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез