Газетага язылу

Их, су агулары!

Безнең авыл янында зур елга юк, инешләр генә.

Әмма элегрәк алар шактый ук мул сулы иде һәм икесендә дә зур буа бар иде. Шуларда су коенып үстек без. Бүген буалар юк, чөнки буа буарлык суы юк. Хәтта язгы ташулар да сагынып сөйләргә генә калды. Кая инде яр башыннан агымсуга карап җырлап утырулар!

Һәр зур суның башы – җир куеныннан бәреп чыккан чишмә. Элек күп иде алар безнең авыл тирәсендә. Җәй көне тирләп-пешеп печән чапканда чишмәнең теш сындырырлык салкын суларын эчә, чирәмгә сузылып ятып ял итә идек. Чишмәнең нинди зур могҗиза икәнлеге турында уйлау малай чакта башка да кереп карамаган. Агамы – ага. Дөрес, бераз үсә төшкәч: «Инде ничә еллар агып утырып, ничек суы бетми икән бу чишмәнең?» – дип гаҗәпләнә башладык. Башладык... һәм туктап калдык, чөнки авылда чишмәләр саны кимүен күрдек.

Заманында авылда һәр чишмәне карап, юлын чистартып, улакларын рәтләп торучы кешеләр бар иде. Бу эшне алар кемдер кушуы буенча түгел, ә үзләре теләп башкарды һәм тора-бара халык чишмәләрне аларның исеме белән атап йөртә башлады. Шулай итеп чишмә белән бергә аны карап тотучы кеше дә тарихка кереп калды.

Бүген яр буена утырып, «Их, су агулары...» – дип җырларлык елгалар бетеп бара. Кибә елгаларыбыз. Кайчак елга суларында гомер агышларын күрәм һәм гомер чишмәсен күзаллап азапланам. Әмма файдасыз, чөнки ул күрә торган, тотып карый торган бер-бер җисем, әйбер яисә берәр күренеш түгел. Гомер чишмәсе – үзебез күңелдә тудырган бер образ. Ул безгә яшәү көче бирә, еллар саны өсти, ягъни гомеребезне озайта. Мин бу чишмәнең саекмавын телим. Күңелебезнең кайсыдыр бер җиреннән гел бәреп торсын ул!

Шулай дим дә, күңел чишмәсенең юлы да томаланырга мөмкин бит, дип уйлап куям. Чөнки бу дөньяда, Тукай әйтмешли, «бар да дус та, бар да яр» түгел. Аны кем карап тотар? Әлбәттә, иң элек үзебез. Аннан соң күңелгә иң якын кешеләр! Бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын!

Шуны исәпләп-барлап утырдым әле. Чишмәләр, агымсулар турында җырларыбыз бихисап икән. Аларда – безнең күңел халәте: аларны җырлый-тыңлый моңаябыз, сагышланабыз, куанабыз, шатланабыз, өметләнәбез... Бүген дөньялар бик үк тыныч түгел, төшенкелеккә бирелгән чаклар да булгалый. Күңелсез уйларны, сагышларны агымсуларга агызып җибәрәсе килә.

Әйдәгез, үзебезне яр буенда утырган кебек хис итик тә Ризван Хәкимовның Марат Кәбиров сүзләренә язган бер җырын көйләп куйыйк әле:

Өметләрең өзелгәндә,

Аккан суларга кара.

Никадәр авыр булса да,

Агымсу юлын таба.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре