СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә «Яшел пумала» фонды тарафыннан оештырылган программаның Түбән Камага икенче тапкыр килүе. Бу юлы сизелерлек киңәйтелгән ул. Экологлар һәм хезмәтне саклау буенча белгечләр турындагы традицион интерактив лекцияләргә химик һөнәре белән танышу да өстәлде. Балаларга куркынычсызлык һәм экология мәсьәләләренә профессиональ яктан карарга тагын бер мөмкинлек туды.
«Проект үзе профориентация һәм экологияне берләштерүе белән кызыклы. Бу ике мөһим юнәлешнең синтезы балаларга дөньяга карашларын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Укучы үзен нинди дә булса яңа юнәлештә, хәрәкәт траекториясендә яки һөнәрдә сынап карый. Минемчә, күпчелек егетләрдә билгеле бер мотивация барлыкка киләчәк. «Яшел линейкалар»ның үзенчәлеге тере форматта булуында, монда балалар тыңлап кына калмыйча, үзләре дә актив катнаша ала. Мәсәлән, укучылар аяк тавышы, шапылдату һәм хәтта кычкырулар ярдәмендә тавыш дәрәҗәсе ничек үлчәнүен һәм аның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын өйрәнгәннәр. Мондый алым хезмәтне саклау буенча белгечнең нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтергә һәм үсмерләрне бу өлкә белән кызыксындырырга ярдәм итә», – ди Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Нияз улы.

Кереш лекцияләрдән соң катнашучылар «дөнья тирәли» мастер-классларга таралды. Мәйданчыкларда балалар пластик белән дөрес эш итәргә өйрәнделәр, файдалы экологик гадәтләр булдырдылар һәм белемнәрен практикада ныгыттылар. Экология буенча «Брейн-ринг», шәхси саклану чаралары белән танышу, белгечләр җитәкчелегендә су һәм һава анализлары ясау лабораторияләрендә эшләп тә карадылар.
«Мин укыган мәктәптә «Яшел линейка» чарасы узды, ул миңа бик ошады. Мин сорауларга җавап бирдем, күп яңалыклар белдем. Аеруча фән һәм табигатьтә төрле материалларның таркалуы турындагы викторина ошады. Табигатьне саклауга ничек дөрес итеп ярдәм итәргә һәм моның өчен нәрсә кирәклеген белер өчен монда килергә киңәш итәр идем», – дип хисләре белән бүлеште 35 нче лицей укучысы Роман.
«Яшел пумала» безнең өчен традицион чарага әверелә. Ул аерым бер вакыйга гына түгел, аңлы фикерләүгә илтә торган юл дияр идем. Сез ике төп мәсьәләне: экология һәм хезмәтне саклау юнәлешләрен берләштерәсез. Ә бу –ике төшенчә, ягъни кеше һәм планетаның сәламәтлеге аерылгысыз», – диде 36 нчы мәктәп директоры Екатерина Валерьевна.
«Без мәктәп укучыларына планета турында кайгыртуның абстракт сүзләр түгел, ә чын гамәлләр, гадәтләр икәнлеген күрсәтергә тырышабыз. Без –экологлар, химиклар, хезмәтне саклау буенча белгечләр үз эшебез турында сөйлибез. Бу һөнәрләрдә фән дә, иҗат та бар, социаль әһәмияткә дә ия алар. Балалар безнең һөнәрләр дөньясына чумсыннар иде, киләчәктә кайберләре коллегаларыбыз да булыр әле дигән өметләр дә бар», – дип билгеләде «Яшел чук» фонды вәкиле Ольга Кривозерцева.
Елена Хоб Беа, СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы җитәкчесе:
– Һөнәр сайлау – яшүсмер очраша торган җаваплылыкның берсе. Аның бу сайлауга никадәр аңлы рәвештә якын килүенә күп нәрсә бәйле. «Яшел линейкалар» экология турында кайгыртуның шәхси гадәт кенә түгел, ә бүген дә, киләчәктә дә кирәкле һөнәрләрнең тулы бер спектры булуын күрсәтә. Безгә балаларның бу бәйләнешне мөмкин кадәр иртәрәк аңлавы мөһим. Берничә елдан соң сайлау алдында калачаклар бит, аларның сайлавы мәгънәлерәк булыр дип ышанам.
Катнашучылар бөтенроссия рәсем һәм проектлар конкурсы турында хәбәр итү дә мөһим стимул булды, анда бөтен Россиядән мәктәп укучылары катнаша ала! Җиңүчеләрне бүләкләр һәм үз эшләрен Мәскәүдә тантаналы финалда тәкъдим итү, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү атнасын үткәрү, эколог, химик һәм хезмәтне саклау буенча белгеч һөнәрләре белән тагын да якыннанрак танышу мөмкинлеге көтә.
«Яшел пумала» – укучыларның һөнәри юнәлешен мөмкин кадәр иртәрәк билгеләү буенча бөтенроссия проекты. Аның максаты – укучыларда экологик аң һәм куркынычсызлык культурасын формалаштыру. Уен формасында балаларга мөһим һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек туа.
«Игелекле эшләр формуласы» программасы турында мәгълүмати белешмә
Программа 2016 елның 1 февралендә старт алды. Ул социаль өлкәнең җиде юнәлешен: шәһәрләрне үстерү, мәгариф һәм фән, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, экология, мәдәният, инклюзия һәм волонтерлыкны үз эченә ала. «Игелекле эшләр формуласы» проектлары бүген 23 шәһәрдә тормышка ашырыла: Благовещенск, Воронеж, Губкинский, Дзержинск, Казан, Муравленко, Нижневартовск, Түбән Кама, Ноябрьск, Нягань, Пермь, Пыть-Ях, Свободный, Томск, Тобольск, Уфа, Омск, Балахна, Төмән, Красноярск, Краснодар, Түбән Новгород.
2026 елда СИБУР программаның 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә шәһәрләрдә 8 меңнән артык чара узды, аларда 1,5 млн кеше катнашты. Төбәкләрдә социаль учреждениеләрнең һәм коммерциячел булмаган оешмаларның 1300 дән артык инициативасы грант ярдәме алды, ә грант алучылар җәлеп иткән өстәмә финанслауның гомуми күләме 1,5 млрд сумнан артык тәшкил итте. Программа турында тулырак мәгълүматны https://www.formula-hd.ru сайтында табарга була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез