Укытучылар
Мәктәп елларына кайтып, яраткан укытучыгыз белән очрашу мөмкинлеге булса, аңа нәрсә дияр идегез?
Галия Моратова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы (хезмәт стажы – 42 ел, хәзер лаеклы ялда):
– Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән мизгелләрне, 1969 елның беренче сентябрен бүгенгедәй хәтерлим. Мине мәктәпкә 7(!) кеше озата килде: әтием, әнием, ике әбием, кунакка кайткан өч туганыбыз. Беренче укытучым Җәлилова Зәйтүнә Касыйм кызы безне бик ягымлы каршы алды. Шул көннән башлап мин укытучымның үзен дә, һөнәрен дә яраттым, үз иттем. Зәйтүнә апаны хәзер дә акылына, осталыгына сокланып искә алам. Ул – минем өчен гадилек, гаделлек, шуның белән бергә галилек эталоны. Укытучы булып эшләгән елларымда еш кына үз-үземә «Зәйтүнә апа бу очракта нишләр иде?» дигән сорау бирергә туры килде. Ни гаҗәп, бу соравым күп очракта дөрес юлны табарга булыша иде. Чөнки укытучыбыз безне гади, тырыш, тыйнак булырга, тәкәбберләнмәскә, кем булуына карамастан, һәркемгә дә тигез мөнәсәбәттә булырга өйрәтте. Гомумән, мәктәптә белем биргән укытучыларымны да, училище, институтта укыткан мөгаллимнәрне дә – һәркайсын зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән искә алам. Һәрберсе таләпчәнлеге, зирәклеге белән безне тырышырга, куйган максатларга үз көчең белән ирешергә өйрәтте.
Илнара Вахитова, инглиз һәм татар теле укытучысы (хезмәт стажы – 2 ел):
– Укытучым белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге булса, мин аңа чиксез рәхмәтемне җиткерер идем. Вакытында мине төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга дәртләндергәне һәм хәтта мәҗбүр иткәне өчен рәхмәтемне белдерер идем. Ул вакытта мин моның мөһимлеген аңлап җиткермичә: «Бу миңа нигә кирәк инде?» – дип уйлый идем. Ә хәзер исә нәкъ шушы бәйгеләрнең мине белем һәм иҗат ягыннан, шәхес буларак үстерүен аңлыйм. Аңа чын Укытучы нинди булырга тиешлеген үз үрнәгендә күрсәткәне өчен дә рәхмәт әйтер идем. Бүген үзем дә, әлеге һөнәрне сайлап, балаларга белем бирәм. Эшемдә еш кына укытучымны искә алам һәм аның педагогик алымнарын, методикаларын кулланам.
Комбайнчылар
Елның уңдырышлы булачагын ничек чамалыйсыз?
Илфат Әсхәдуллин, комбайнчы (42 нче сезонын эшли):
– Мондый билгеләр чәчү чорыннан ук күренә башлый: чәчкәндә туфракта дымлылык тиешле дәрәҗәдә сакланган булса, уңыш яхшы һәм мул булачак, дип фаразлыйбыз. Алга таба һава торышын күзәтәбез: уҗымнар тишелеп чыккач, яңгырлар явып үтсә, бу – уңай билге. Яңгыр суы үсентеләрнең ныгып, үсеп китүенә йогынты ясый. Урып-җыю вакытында эссе көннәр килсә, уңышны вакытында җыеп алу турында уйлыйбыз.
Ислам Хуҗин, яшь комбайнчы (10 нчы сезонын эшли):
– Табигать шартларына карап, елның никадәр уңдырышлы буласын әлегә төгәл фаразлый алмыйм. Алга таба тәҗрибә туплау һәм күзәтүләр ярдәмендә өйрәнермен, дип уйлыйм.
Табиблар
Практикагызда нинди хәлләр сезнең өчен ачыш булды?
Газилә Шәймәрданова, табиб (хезмәт стажы – 38 ел, хәзер лаеклы ялда):
– Мин эшләгән елларда кечкенә авылда 6 кешедә сукыр эчәк ялкынсынуы (аппендицит) булды. Шунысы шаккатырды: алтысында алты төрле билгеләр күзәтелде. Беренчесе күп пациентларда бер үк иде: өянәк ашказаны тирәсендәге көчле авыртудан башланды. Калган билгеләр инде һәркемнеке үзгә: кемнеңдер температурасы күтәрелә, күңеле болгана, кемнеңдер теленә таплар чыга, кемнеңдер авыртуы бөтен эченә, биленә бирергә мөмкин. Шуннан соң мин ашказаны тирәсендәге көчле авыртудан зарланып килгән һәр кешедә сукыр эчәк ялкынсынуы түгелме икән, дип шикләнә башладым. Күп очракта шигем юкка булмады. Шулай дип килсәләр, шундук хирургия бүлегенә җибәрә идем.
Айсинә Әхмәдиева, балалар табибы (хезмәт стажы – 3 ел):
– Әлегә минем практикада ниндидер могҗизалар булды, дип әйтә алмыйм. Нинди генә уникаль ситуация булмасын, моңа кадәр барысын да аңлатып була иде кебек. Ләкин кеше организмы турында кайбер теоретик фактлар гаҗәпләндергәне бар: әле укый гына башлаганда, тән тиресенең иң зур әгъза булуына шаккаткан идем. Шулай ук үсеш гормонының интенсив рәвештә төнлә генә чыгарылуы, балаларның йоклаганда үсүе, аларның сәгать 10 нан да калмыйча йокларга ятарга тиешлеге минем өчен кызыклы фактлар булды.
Иҗатчылар
Нәрсә ул мәхәббәт?
Рәдиф Гаташ, шагыйрь:
– Мәхәббәт ул – яшәүнең үзе, чөнки нәкъ менә ул безнең төп тормыш чыганагыбыз булып тора. Бу олы хис – гади генә нәрсә түгел, ул бөтен дөньяның яме, гүзәллеге. Мәхәббәтне үзара гашыйк булу дип кенә карарга ярамый, ул – зур көч, бөтен дөньяны алга этәрә торган олы куәт һәм шул саф көчкә табынуны күздә тота. Җир йөзендә мәхәббәт булганга, мин әле дә яшим, ул булмаса, яши алмас идем, мөгаен. Шуңа күрә мин аңа бурычлы. Иҗатыма килгәндә, мәхәббәт турында язган һәрбер шигырем дә күңел түреннән, ихластан языла. Алар чын күңелдән яратканга күрә туалар. Мәхәббәт – яшәвемнең нигезе, ә шигырьләрем – шушы олы хиснең чагылышы.
Айгөл Хәбибрахманова, яшь шагыйрә:
– Мәхәббәт турында акыл сатарга яратмыйм, чөнки ул – минем өчен артык бөек хис. Аның нәрсә икәнлегенә туры аңлатма бирү кыен, тик минемчә, мәхәббәт ул – үзеңдә булган якты хисләрне башка кешеләрдә табу һәм тану. Башка берәүне якын итү һәм аның белән үзеңне иркен һәм тыныч тоя алу. Кешеләргә карата: «син үзең мәхәббәт бит!» дигән сүзне ишеткәнем бар, бу нәкъ шуның турында. Үзендә мәхәббәт булмаган кеше башка берәүне ярата алмыйдыр, минемчә. Ә инде шул эчтәге «мәхәббәт»ләр туры килгән очракта, уртак мәхәббәт барлыкка килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез