Газетага язылу

Ольга Воронова: «Янәшәдә ярдәм итәргә әзер кешеләр барлыгын белү мөһим»

Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның «Кеше приюты» дип аталган халыкка социаль хезмәт күрсәтү пунктында узган хәйрия акциясендә катнашты. Акция волонтерларны, яшьләр оешмалары вәкилләрен һәм авыр тормыш хәлендә калган 250дән артык кешене берләштерде.

Ольга Воронова: «Янәшәдә ярдәм итәргә әзер кешеләр барлыгын белү мөһим»
Фото: tatarstan.ru

«Кеше приюты» 20 елдан артык йортсыз, документсыз, эшсез яки яшәү өчен акчасыз калган кешеләргә ярдәм итә. Биредә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә көн саен ашарга ризык һәм вакытлыча төн куну урын бирәләр. Хәзерге вакытта приютта 37 кеше яши, ә бөтен эш дәверендә 55 мең мохтаҗ кеше куну урыныннан файдаланган һәм 3,5 млн порция кайнар ризык таратылган.

«Кеше приюты»нда алар социализация уза, монда аларны ашаталар, алар монда яшиләр, аларны эшкә урнаштыралар, – дип белдерде  Ольга Воронова. – Шулай ук бу приютка ярдәм итүче хәйриячеләр дә күп, чөнки оешма бик зур, аның бөтен Казан шәһәре һәм республика буенча бүлекчәләре бар. Иң мөһиме – кешенең урамда калганын күрәсең икән, бу хәлне җәмәгатьчелеккә күрсәтү, яшьләрне бу проблемага җәлеп итү мөһим. Һәм аның нинди хәлдә калуы мөһим түгел, безнең бурыч – аңа тормышка яраклашырга ярдәм итү, аның ялгыз булмавын, янәшәдә аңа ярдәм итәргә әзер кешеләр барлыгын белдерү».

Шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары бүгенге акцияне күпсанлы оешмалар хуплавы турында сөйләде. «Без бүген биредә Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты, «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардиясе» белән бергә. Безне Казан мэриясе хуплады, шәһәр кунакханәләре нәкъ менә шушы приютта яшәүчеләр өчен эчке киемнәр алып килде. Мин бу акция бер тапкыр гына булмас дип өметләнәм. Без бирегә һичшиксез киләчәкбез һәм безнең ярдәмгә бик мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәчәкбез», –  диде Ольга Воронова.

Акция кысаларында «Яшь Гвардия» волонтерлары кайнар ризык әзерләргә һәм таратырга булышты. Ярдәм сорап килгән бер генә кеше дә игътибардан читтә калмады. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары һәр мөрәҗәгать итүчегә чәкчәк бирделәр.  

«Халыкара өлкәннәр көнендә «ТАТ+» социаль проекты партнерлары ярдәмендә без «Кеше приюты»на килдек, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев. – Без приют командасының мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне тормышка кайтару өчен ниләр эшләүләрен күрәбез,  аңлыйбыз. Без – «ТАТ+» проекты командасы, Яшьләр парламенты ярдәмендә, әлеге эшчәнлекне даими алып барырга тырышачакбыз».

«Болар барысы да безнең шәһәрдә булган бердәмлекне күрсәтә, кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗларның барлыгын күрә, без барыбыз да берләшәбез һәм бу уртак эш белән шөгыльләнә башлыйбыз», – дип сөйләде «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Казан җирле бүлеге җитәкчесе Риф Хөснетдинов.

Бүген Татарстанда «Кеше приюты» хәйрия проектының 30дан артык халыкка социаль хезмәт күрсәтү пункты бар. Моннан тыш, оешма Россиянең алты төбәгендә дә бар. «Безнең хәйрия проекты федераль проектка әверелде. Барлык туклану пунктлары аша без көн саен 3,6 мең порция ризык таратабыз. Димәк, нәкъ менә шулкадәр кеше көн саен ярдәм ала. Мондый зур эшне үзебез гена тормышка ашырыла алмас идек, монда дәүләт, җәмгыять һәм бизнесның көчле өчлеге. Бу өчлекнең һәрберсенең ролен бәяләп бетереп булмый», – дип сөйләде «Кеше приюты» хәйрия проекты директоры Александр Суханов.

Шулай ук Александр Суханов билгеләп үткәнчә, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында хезмәт күрсәтү пунктларында азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмалары биреләчәк. «Без ун көн эчендә шундый 1200 җыелма таратырга ниятлибез», – дип белдерде  хәйрия проекты директоры.

 «Мин үзәк пунктта социаль хезмәткәр булып эшлим. Бу система аша үзем уздым, чөнки кайчандыр авыр тормыш хәлендә калган идем. Хәзер бишенче ел биредә приютта эшлим», – дип үз тарихы белән уртаклашты Лилия Әгъләмова.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре