Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, «Татаркино» оешмасы директоры Ильяс Гафаров, Иран дәүләте ягыннан мәдәният һәм ислам элемтәләре җитәкчесе урынбасары Хоссейн Дивсалар, Иран Республикасының Россиядәге илчелеге каршындагы мәдәни вәкиллек җитәкчесе, мәдәният буенча киңәшче Абдолреза Рашед катнашты. Татарстанда Иран Республикасы мәдәнияте көннәре Россиядә уза торган Иран Республикасы мәдәнияте көннәре кысасында оештырылды. Бүген әлеге чараның ачылышы М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында була һәм анда Иран Ислам Республикасы милли оркестры чыгыш ясаячак. Матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белдергәнчә, Россия һәм Иран арасындагы хезмәттәшлек, дуслык җепләре аерым урын алып тора. «2006 елдан бирле ике дәүләт арасында мәдәниятне үстерү юнәлешендәге килешүләр ярдәмендә уртак проектлар тормышка ашырыла. Казанда күргәзмәләр уза, иран халкының тарихы, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге туа. Иранда чыккан китапларны тәкъдим итү буенча да Милли китапханәдә чаралар, очрашулар оештырыла. Иран кинематографистлары «Алтын мөнбәр» фестивалендә ел саен үз фильмнарын тәкъдим итәләр, җиңүләр яулыйлар», – дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов.
Иран Республикасы мәдәнияте көннәрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Әстерхан шәһәрләрендә Иран мәдәнияте фестивале дә уза. Ираннан 168 делегат килгән. Бу сан символик мәгънәгә ия. Иранда шартлаулар нәтиҗәсендә мәктәптә 168 баланың гомере өзелде. Иран делегациясе әлеге фаҗигане онытмый. Бу – шуңа искәртү. Делегация составында галимнәр, сәнгать кешеләре, һөнәрчеләр. Иран Республикасының Россиядәге илчелеге каршындагы мәдәни вәкиллек җитәкчесе, мәдәният буенча киңәшче Абдолреза Рашед чараны оештыруда мөмкинлекләр тудырган һәм булышлык күрсәткән өчен Татарстанга зур рәхмәтен җиткерде. «Узган ел бездә Россия делегациясе булды. Быел биредә Иран мәдәнияте көннәрен уздыру шуңа җавап йөзеннән. Без инде Санкт-Петербургта, Мәскәүдә күргәзмәләр ачтык, анда конференцияләр уза. Казанда да үз мәдәниятебезне тәкъдим итәбез», – ди Абдолреза Рашед. Галимнәр катнашындагы конференциядә фарсы телен саклап калу һәм үстерүдә ясалма фәһемне куллану алымнары турында сөйләшәчәкләр. 1 октябрь көнне «Хәзинә» галереясында Иран һөнәрчеләре күргәзмәсе ачыла. Шулай ук ЦУМ бинасындагы Уникаль осталык үзәгендә казанлылар һәм туристлар өчен мастер-класслар да үтә.
Бу көннәрдә Казанның «Мир» кинотеатрында Иран фильмнарын карап булачак. «Татаркино» оешмасы директоры Ильяс Гафаров белдергәнчә, ул тарихи «Мөхәммәд» фильмы белән ( Мөхәммәт с.г.в. турында) башланып китте. Шулай ук хәзерге заман режиссерлары хезмәтләрен, анимацион фильмнарны да күреп булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез