Туристлар үзгәрә
Шулай да мактанырлык якларыбыз да бар. Татарстанда эшли торган 703 шифаханә, ял базалары, кемпинг, глэмпингларда 1,9 млн турист тукталган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,7 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе төбәкләре арасында – 1 нче урында, Россия буенча 5 нче урында тора. Күп кенә ял итүчеләр шифаханә юнәлешен сайлаган. Биредә күрсәткечләр 16 процентка арткан. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина сөйләвенчә, җәй буена республиканың туристлык үзәкләренә якынча 3,5 млн кеше килгән дип санап чыгарганнар. Бу былтыргы күрсәткечтән 3,5 процентка кимрәк. «Тармакта эшләүчеләр вазгыятьне беләләр, күрәләр һәм яңа тәкъдимнәр булдыру, туристлар агымын саклап калу, яңа кунаклар җәлеп итү буенча эшлиләр. Туристлар саны беренче ел гына кимеми», – диде Анастасия Софьина.
Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов, үз чиратында, ел башында килүчеләр аз булса, хәзер вазгыять яхшыру ягына бара, дип саный.
– Июль-август айларында туристлар күзгә күренеп артты. Ел ахырына 2025 ел күрсәткечләренә ирешеп булыр, дип өметләнәбез. Без моның өчен барысын да эшлибез, – диде ул.
Ел башында туристлар агымының кимүен Рамил Мифтахов халыкның акчаны чамалап тотуы белән аңлатты. Быел сәяхәтчеләрнең бер өлеше очкычлар урынына машинага утырган, төркем белән түгел, ә үзләре генә юлга чыга башлаган. Мондый ялны бигрәк тә балалар белән килүче туристлар сайлый. Чөнки 4 кешедән торган гаилә өчен кунакханәләрдә ял итү кыйммәткә төшә. Мифтахов ял бәһасен санап та күрсәтте. «Өч йолдызлы кунакханәдә дүрт кешелек гаилә өчен ике бүлмә алырга кирәк. Биредә бер тәүлек яшәү 12–13 мең сум торачак. Өч көн кунып чыгу аларга 40 мең сумга төшә. Ә фатир арендалаган очракта 15–17 мең сум түлисе. Акчаны янда калдыру өчен күпләр музейга экскурсоводсыз билетлар сатып ала, интернетта кызыклы урыннар турында мәгълүмат таба һәм мөстәкыйль рәвештә шунда йөри. Мондый ялның безнең өчен уңай яклары да бар. Юл уңаеннан сәяхәтчеләр республика районнарына керә башлады», – диде ул.
Татарстан туристлык волонтерлары ассамблеясы уздырган сораштырулар да җәйге сезонда туристлар арасында республика буенча сәяхәтләр белән кызыксынуның артуын һәм географиясенең киңәюен күрсәтә, туристлар волонтерлардан Лаеш, Кама Тамагы, Буа, Бөгелмә турында сораштырган. Рамил Мифтахов әйтүенчә, Мәскәүдән килүче туристлар, авылларга кереп, сөт, йомырка, камыр ризыклары да алып китә икән.
Су юлы
Татарстанда елга транспортына игътибар арту үз нәтиҗәләрен бирә. Быел җәен су юлы белән бара торган сәяхәтләргә кызыксыну арткан. Татарстанга яңа ачылган маршрут ярдәмендә су буйлап Түбән Новгород, Сарапул, Пермь, Чабаксар туристлары килгән. «Әлегә без якынча мәгълүматлар белән эшлибез, чөнки пассажир навигациясе сезоны ноябрьдә генә тәмамлана. Шулай да узган ел белән чагыштырганда пассажирлар 5,5 процентка артты. Без моны быел пассажирларыбызга тәкъдим иткән яңа юнәлешләр ярдәмендә эшли алдык дип саныйбыз. Ә менә Зөя утрау-шәһәренә су юлы белән баручылар кимеде. Моның ни өчен шулай булуын аңлата алмыйбыз», – дип белдерде «Татарстан флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин. Шул ук вакытта Болгарга су юлы белән баручылар 18 процентка арткан. Сүз уңаеннан, быел 8 айда Болгарны 541,8 мең кеше барып күргән.
Моннан тыш быел яңартылган Казан–Чаллы елга маршруты да пассажирлар саны артуга сизелерлек өлеш керткән. Аннан 9 меңгә якын кеше файдаланган. Кама Тамагына баручылар да арткан. Анда рейсларны 30 майдан башлап җибәргәннәр, бу вакыт эчендә бирегә 6 меңнән артык кеше барган. Быел елга юлларында 7 яңа тукталыш сафка бастырылган. Киләсе елда өч дебаркадерны ремонтлау планлаштырыла, тагын сигез объектны тәртипкә китерәчәкләр. Хәзер республикада 12 дебаркадер һәм алты причал эшли. Роман Лизалин киләсе елда Балык Бистәсе, Менделеевск һәм Введенский бистәләрен тоташтырачак яңа елга маршруты барлыкка киләчәген дә әйтә. Тагын бер яңалык – ел ахырында Казан һәм Югары Осланны тоташтырачак даими кышкы елга маршруты булдырыла.
– Һава мендәре урнаштырылган махсус суднолар сатып алабыз. Без моны перспектив юнәлеш дип саныйбыз. Моннан тыш, киләчәктә бу суднолар ярдәмендә башка юнәлешләрне дә үстерергә планлаштырабыз, – диде Лизалин.
Сәяхәтчеләр саны кимесә дә, Татарстанда туристик инфраструктураны үстерү эше дәвам итә. 2026 елда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча Татарстанда 500,2 млн сумлык эш башкарыла, шуның 365 млн сумы – федераль бюджеттан. Хупланган проектлар арасында 9 глэмпинг, туристлык инфраструктурасын булдыру буенча 23 проект, Зөя утрау-шәһәрендә туристлык кодын эшләү һәм дүрт чара бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез