Газетага язылу

«Безне дөньяга таныт, кызым!»

Аның татар тормышын сурәтләгән рәсемнәрендә аерым бер сихрилек, күңелгә рәхәтлек бирә торган җылылык бар. Алар сине бала чагыңа алып кайта, әниеңнең ягымлы карашын хәтердә яңарта, әби-бабаңның кул җылысын тоярга ярдәм итә. Ул рәсемнәр белмәгәннәргә татарның кемлеген, ниндилеген күз алдына китереп бастыра.

«Безне дөньяга таныт, кызым!»

 Бу осталыкның төбендә нәрсә ятканын аңлау өчен мин Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хасьянованың үзен күреп сөйләшергә булдым.

Осталык турында

Остаханәнәнең һәр тарафында күңелгә якын булган таныш һәм әле мин күрмәгән картиналар, рәсем эскизлары, киштә-киштә затлы китаплар, афишалар, буяулар, пумалалар һәм кылкаләмнәр. Соңгыларына игътибарым тукталганын күреп, Фәридә ханым аларга аңлатма биреп китәргә булды:

– Күпләр рәссамнарны менә шундый пумала белән әвеш-тәвеш китереп ясый рәсемнәрне дип уйлыйдыр. Мондый пумаланы тузан чистарту өчен генә кулланабыз. Минем иң төп коралларым менә шушы кылкаләмнәр. Санаулы кыллардан гына ясалган алар. Вак, нәфис рәсемнәрне шуның белән төшерәбез.

Менә кайда икән ул энә белән кое казучылар, дигән уй йөгереп үтте шулчак башымнан. Күзәтүчән рәссам үз сүзләрен дәлилләү өчен мине түрдәге бик якты бер картина янына алып килде.

Моннан ярты гасырга якын элек ясалган бу картинаның дәвамлы тарихы бар икән.

– Бервакыт улым Айрат өйгә кош тоткандай балкып кайтып керде, – дип яратып сөйли Фәридә ханым. – Кулында күп кенә күргәзмәләргә куелып, бүләкләр алган, аннары бөтен рәссамнарга хас онытучанлык белән бакчадагы йорт чарлагына күчкән бер картинам. Таныдым, әлбәттә. Ләкин чыраем җыерылды – андагы җитешсезлекләр күземә бәрелеп тора иде. Минем бөтен эшләремнән дә кимчелек таба торган гадәтем бар. Тәҗрибәң, дөньяга карашың үзгәргән саен шулай була икән ул. Һәм мин аны яңача төзәтеп эшләргә алындым. Инде эш тәмамланды дигәндә генә, үзем өйдә югында фатирны су басып, нәкъ менә шул картинаны эштән чыгарды. Бүген шуны чистартып, тагын яңартып эшләгән мәлем. Нишләмәк кирәк, Леонардо да Винчи да бит үзенең «Джаконда»сын 32 ел язган, – дип көлә Фәридә ханым.

Гаилә турында

Әти-әнисе турында сөйләгәндә Фәридә ханымның күзләре очкынланып яна башлый. Тыйнак кына тормышта яшәгәннәр алар. Икесе дә заводта эшләгән. Эшләп алганнары көч-хәл белән ике балалы гаиләнең тамагын туйдырырга җиткән. Ләкин татар гаиләсенә хас пөхтәлек, тәртип, намуслылык Фәридәне дә тормыштагы кечкенә генә нәрсәгә дә сөенә белергә, күңел байлыгын алга куеп яшәргә өйрәткән. Аларның, Сталин репрессиясе тегермәненә эләгеп, могҗиза белән генә исән калуларын ул тетрәнеп искә ала. Сугышта биш контузия һәм авыр яралар алып кайткан Шаһимәрдән абзый ике баласының берсен булса да үзе хыялланып та ирешә алмаган рәссам итәсе килгән. Олысы – Шамиле үзе кебек хәрбилекне сайлыйсын аңлагач, әти кеше ныклап Фәридәне күндерергә керешә бу кәсепкә. Кулына китап алган саен: «Мин укыганнарны рәсем итеп яса, кызым!» – дип эш куша. Тора-бара бу эш мавыгу гына булып калмасын өчен кызын сәнгать мәктәбенә укырга бирә. Кызының һәр уңышына сөенеп яшәгән әтисе 15 яшен тутырган Фәридәгә Ригага юллама бүләк итә. Ригадагы Ратуша бинасын кәгазьгә төшергәндә кечкенә буйлы каратут татар кызы янына тукталган туристлар аның нинди милләттән булуы белән кызыксына. Фәридәнең үзен татар дип танытуына тегеләре, гаҗәпләнеп, җилкә генә җыералар. Янәсе, андый милләт тә бармыни? Казанга кайткач кыз әти-әнисенә гаҗәпләнеп, аптырап сөйли бу хәлне. Шунда әтисенең: «Кызым, син безне дөньяга танытырга тиеш. Рәсемнәрең белән», – дигән сүзләрен гомерлеккә күңеленә салып куя Фәридә.

Укытучылары турында

Язмыш Фәридәне ул чактагы Ленинград сәнгать академиясен тәмамлаган талант иясе Константин Лапинга туры китерә. «Ул мине рәсем сәнгатенең нигезләренә генә өйрәтеп калмыйча, рәссамга кирәкле барлык сыйфатларны тәрбияләргә булышты», – ди Фәридә ханым. Китаплар, газета-журналлар укуны тормыш мәҗбүрияте дип санаган гаиләдә үскән кызга укытучысы институтларда гына укытыла торган китаплар ташый, аның белән аерым шөгыльләнә. Ул чакта бөтен дөньяга танылган Дания рәссамы Херлуф Бидструп Казанга Фәридә шөгыльләнгән сәнгать мәктәбенә килгәч, үзе гаҗәпләнгән биш рәсемне сайлап ала. Аларның өчесе Фәридә Хәсьянованыкы булып чыга.

Сәнгать училищесына укырга кергән елда ук Фәридәнең эше уку йорты үткәргән конкурста икенче урынны ала. Аның камил картинасына бәя биргән укытучылары кулларын җәеп: «Без сине монда тагын нәрсәгә генә өйрәтә алырбыз икән?» – дип гаҗәпләнәләр.

Училищедагы тагын бер вакыйга күңеленә уелып калган Фәридәнең. Курс эшләрен стенадагы планшетларга урнаштырганнан соң, Фәридәнең эшләре юкка чыга. Укытучысы һәрвакыт «бишле»гә генә укыган күндәм кызның курс эшләренә салкын каравына бик аптырый. Әле ярый ул шәһәр этюдларын иптәш кызы белән бергә бер ракурстан ясаган була – шул коткара. Баксаң, дүртенче курс кызлары моның эшләрен үзләренеке итеп тапшырмакчы булган икән. Укытучысы да Фәридәнең кулын таный – ялган ачыклана.

Фәридә үзенең әтисе ягындагы бабасын да укытучысы итеп таный. Ул биргән сабак шулай ук аның күңеленә гомерлеккә кереп урнаша.

Эш болай була. Кайсыдыр бер картинасында Фәридә татар картының чалбарына күзгә бәрелерлек ямау сала. Моны күргән бабасы оныгын каты гына шелтәләргә керешә:

 – Үз-үзен хөрмәт иткән татар ямаулы ыштан кимәс. Ямауны да болай итеп түгел, кеше күзенә бәрелмәслек итеп ямарлар.

Җиденче буын ак тегүче карт әйтә моны – ышанмас җиреңнән ышанырсың. Һәм үзенең сүзен болай дип тә ныгытып куя карт: «Син беркайчан да халкыңның кимчелекле ягын төшермә рәсемеңә. Безнең мактанырлык сыйфатларыбыз да җитәрлек».

Фәридә Хәсьянованың әйтүенә караганда, аның гомер юлында һәрвакыт игелекле укытучылар, хәерхаһлы остазлар гына очрап торган. Харис ага Якупов аңа, китап бизәү белән генә чикләнмичә, академик рәсем сәнгате өлкәсендә дә эшләргә киңәш итә. Бакый ага Урманче да үз итә талантлы рәссамны. Остаханәсе каршында утырган һәйкәлдәге Бакый ага белән исәнләшеп йөрүне дә бәхет дип саный бүген аның исемендәге бүләк иясе Фәридә ханым.

Авыл турында

Фәридә, Казанда туса да, үзен авылда үстем дип саный. Арча районындагы Каенсар – аның өчен дөньядагы иң матур татар авылы. Авылның һәр кешесе, инеш, тугайлары, яшәү рәвеше, сөйләшүләре, ризыклары, өй эчендәге тәртип, кием-салым – барысы-барысы да булачак рәссамның күңел түренә кереп урнашкан. «Шуңа да мин барлык эшләремне авылда алган хатирәләремнән алып ясыйм. Алар – конкрет кешеләр, аларның холык-фигыльләре, киенү рәвешләре, карашлары, үзара мөнәсәбәтләре, – дип аңлата атаклы рәссам. – Анда бер генә вак нәрсә дә юк – барысы да тормыштагы кебек».

Кечкенә чактан дус иткән Каенсардагы уңган, тырыш, киң күңелле күрше кызы Рузалия белән алар бүген дә аралашып, хәл белешеп торалар. Бик матур тормыш истәлекләре бәйли икән шул ике дусны. Менә шундый ихлас хисләр, матур күңелле кешеләр, үзләре уйнап үскән авыл табигате шулай җанлы һәм җылы итә икән бит Фәридә Хәсьянованың үз эченә алып кереп китә торган сәнгать әсәрләрен.

Китап турында

Фәридәнең китаплы гаиләдә үскәнлеген язган идем инде. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди безнең татар. Китап җене кызга да яшьтән кагыла, күрәсең. Башта ул сирәк очрый торган сәнгать турындагы китапларны беренче остазы Лариннан алып укыган булса, тора-бара шундый китапларны үзебездә булдыру турында уйлый башлый. Ә кызның китап бизәү эшенә керешүе очраклы гына килеп чыга.

Училищеда укыган чагында студентларның затлы киемнәрдән йөрүләрен күргән кыз, әнисенең һәм үзенең осталыгы белән тегелгән гади киемен заманчага алыштырасы килеп, әнисен ул чактагы Сорочи базарына барырга күндерә. Баралар, джинсы чалбарның килешлесен табалар, ләкин бәясен сорагач, әнисе өнсез кала: «Бу бит безнең әтиең белән икебезнең айлык хезмәт хакыннан да кыйммәтрәк». Яраткан кызының күз яшьләрен күргән әтисе бу хәлне хезмәттәшенә ачынып сөйләгән. Шунда тегесе мондый киңәш биргән яшьтиенә: «Минем Ильяс Татарстан китап нәшриятында чыга торган китапларны бизәп акча эшли (сүз рәссам Ильяс Субаев турында бара). Синең кызың да рәсем ясарга укый түгелме соң?» – дип юлын күрсәтә.

Менә шул көннән башлап талантлы кыз баш-аягы белән татар китабын бизәү эшенә чума. Ул бизәгән татар китаплары СССР күләмендәге күргәзмәләрдә иң яхшылардан дип табыла, чит илләрдә нәшер ителгән китаплар янында урын алырлык дәрәҗәгә ирешә. Әтисенең: «Татарны дөньяга таныт, кызым!» – дигән әманәтен үти алганына сөенә Фәридә ханым. Төпчегенең мондый казанышларына Шаһимәрдән абзыйның ничек сөенгәнен чамалавы авыр түгелдер.

«Мин гомерем буе затлы китапларга тартылдым. Аларны кулга алганда татар китапларын да шундый итеп күз алдына китерә идем. Ирештек бит шуңа. Булдырдык. Алга таба да шундый булсак иде», – дигән Фәридә ханымның сүз сөрешеннән гомеренең заяга узмавы, тормышыннан канәгатьлеге аңлашыла иде. Әйе, яраткан кешесе белән озак яши алмый – ул хатынының сәнгатькә гашыйк булуын кичерә алмаган. Ләкин бердәнбер улын татарга хезмәт итәрлек шәхес итеп үстерә алуы (Айрат Хәсьянов бүген Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты), оныкларының чын татар булып үсүләре белән хаклы рәвештә горурлана ала халык рәссамы Фәридә Хәсьянова.

Миңназыйм Сәфәров

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре