Бу турыда tukai-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев әлеге объектта алып барыла торган ремонт эшләре белән танышты һәм район җитәкчелеге белән мемориаль киңлекне үстерүнең төп юнәлешләрен тикшерде. Очрашуда җырчының иҗади мирасын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Васил Шәйхразыев йөкләмәсе нигезендә, 2027 елдан биредә даими экскурсияләр үткәрү планлаштырыла.
Сәхнә костюмнары һәм көнкүреш әйберләре: кунакларны нәрсә көтә?
Иҗат йортының булачак мәдәни үзәге экспозициясе җырчының тормышын һәм иҗатын төрле яклап чагылдырган истәлекле ядкәрләрдән туплана. Биредә Илһам Шакировның сәхнә костюмнары, аның танылган чыгышларына багышланган афишалар урын алган. Экспозициядә артистның туган йортындагы мохитне чагылдырган мемориаль бүлмә дә урын алган. Анда җиһазлар урнаштырылган.

Илһам Шакировның туганы, бертуган энесе Флёр Кыяметдин улы кунакларга Иҗат йортындагы экспонатлар турында сөйләде, җырчының балачагы, гаиләсе һәм көндәлек тормышына бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
Яңа Бүләктәге Иҗат йорты әкренләп истәлекле экспонатлар саклана торган урыннан Илһам Шакировның тормышы һәм иҗади мирасы белән таныштыручы үзенчәлекле мәдәни учакка әверелә. Киләчәктә аңа музей статусы бирү күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез